Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Һөнәр түгел, яшәү рәвеше

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне. Социаль хезмәткәрләр олы йөрәкле булудан тыш, сабыр, кеше хәленә керә белергә һәм шул ук вакытта аек акыл белән эш итәргә тиеш. Кеше кайгысын, борчу-хәсрәтен үзенекедәй кабул итеп, башкаларның хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер торучылар бәйрәме бу.

“Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәген Рәмилә Гыйльметьянова җитәкли. Аның кул астында 72 кеше хезмәт куя. Үзәк хезмәткәрләре социаль яктан уңышсыз гаиләләр белән эшли, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтә.
– Бүгенге көндә 47 социаль хезмәткәр һәм бер шәфкать туташы карамагында 249 әби-бабай бар. Алар – караучысыз калган яисә балалары Мөслимнән читтә яшәүче ялгыз өлкәннәр. Өлкәннәрнең 71е район үзәгендә гомер кичерә. Аларның 30ы – тыл ветераны, 3е – сугыш ветераннарының тол калган хатыннары.  Өлкәннәр картлыкларын үзләре яшәгән нигездә үткәрергә тели. Бу мөмкинлекне аларга социаль хезмәткәрләр бирә. Һөнәр түгел бу, яшәү рәвеше! – ди Рәмилә Гыйльметьянова.
“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында 65 яшьтән узган 615 ялгыз кешегә медицина тикшерүе үткәрелгән. Районда 70 яшьтән узган 500гә якын ялгыз өлкән кеше яши. «Маяк» үзәге хезмәткәрләре өлкәннәрнең яшәү шартлары белән таныша, инструктажлар үткәрә. Янгын куркынычсызлыгы буенча Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Вильям Тайбактин белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.
– Хезмәткәрләребез өлкәннәр белән уртак тел табып эшли. Өлкәннәргә көндәлек эшләрне башкаруда ярдәм итәләр, гозер-үтенечләрен тыңлыйлар. Документлар, табибтан белешмә алып кайтырга да авырсынмый социаль хезмәткәрләр, – ди Рәмилә Гыйльметьянова.
Үзәкнең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль яктан уңышсыз исәпләнүче, авыр хәлдә калган һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән тыгыз элемтәдә тора. Әлеге бүлекчәне Рәвия Кәшифразова җитәкли. Бүгенге көндә бүлекчәдә социаль яктан уңышсыз дип исәпләнүче 16 гаилә исәптә тора. Әлеге гаиләләрдә 27 бала тәрбияләнә.
- Сәламәтлекләре чикле 119 бала даими контрольдә. Аларның тормыш шартларын яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Мондый гаиләләр белән даими эш алып барырга, аларның хәлен җиңеләйтү өчен вакытны жәлләмәскә кирәк, – ди Рәвия Кәшифразова.
“Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрист-консульты Гөлчәчәк Бухарина (җитәкчесе - Роза Шиһапова) «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы” Бөтенроссия конкурсының республика этабында “Социаль партнерлыкны үстерү” номинациясендә җиңү яулады.
– Социаль хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту буенча да эшлибез. Хезмәткәр ел дәвамында «больничный» алмаса, өч көн түләүле ял бирелә, ирекле халык дружинасы белән (ДНД) тәртип саклаучыларга тагын бер көн ял өстәлә. Якын кешесе гаилә корса яисә вафат булса, баласы хәрби хезмәткә алынса, түләүле өч көн ял бирелә. Өч баласы булган хезмәткәрләргә җәйге ялны үзләре теләгән вакытта алырга мөмкин, – ди Гөлчәчәк Бухарина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев