Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Безнең илдә хокук саклау органнарының 400 елдан артык тарихы бар.

 

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне - бу бәйрәм 2011 елда милиция полиция дип үзгәртелгәннән соң атала башлады.

Бәйрәм тарихын 1962 елдан, Советлар союзында  Совет милициясе көне барлыкка килгәч санарга була. Социалистик революциядән соң өч көн узгач, 1917 елның 10 ноябрьдә эшче милициясе төзү турында карар имзалана. Элек аның хезмәткәрләре җирле советларга буйсына, аннары милиция НКВД структурасына күчә, ә сугыштан соң эчке эшләр министрлыгының бүлекчәсе була.

Патша Россиясендә Эчке эшләр органнары рәсми рәвештә 1802 елда министрлыкларны оештыру турындагы манифесттан соң Александр I оештыра. Җәмәгать тәртибен саклау структурасы моңа кадәр йөз ел элек салынган булган.  Безнең илдә хокук саклау органнарының  400 елдан артык тарихы бар.

Бүгенге көндә полиция бурычларына җәмәгать тәртибен саклау, җинаятьләрне булдырмау һәм аларны эзләү, террорчылыкка, экстремизмга һәм наркотиклар таралуга каршы көрәш, корал әйләнешен контрольдә тоту, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү керә.

Совет чорында бәйрәм һәрвакыт тантаналы рәвештә билгеләп үтелә.  Милиционерлар хөрмәтенә концертларны 1966 елдан башлап үткәрә башлыйлар, ә 1972 елдан алар, телевидение аша трансляцияләнә башлый. Төп тантананы үткәрү өчен 2000 нче еллардан башлап Дәүләт Кремль сарае хезмәт итә.  Иң яхшы хезмәткәрләргә бу көнне бүләкләр тапшыралар.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан, 2021 ел

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама