Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Бәйрәм белән

Бүген автомобиль йөртүчеләр көне

Бүген автомобиль йөртүчеләр көне (автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне) – автомобиль транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Россиядә бәйрәм ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2022 елда автомобиль йөртүче көне 30 октябрьгә туры килә һәм рәсми дәрәҗәдә 46 тапкыр билгеләп үтелә. Тантана һөнәри әһәмиятен югалтты, дисәк тә ялгыш булмас. Аны шулай ук шәхси транспорт чаралары хуҗалары һәм һәвәскәр машина йөртүчеләр дә билгеләп үтә башлады.

Бәйрәмнең максаты – ил икътисадында автотранспортның мөһимлеген күрсәтү һәм бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәтен хөрмәтләү.

Кемнәр юлда, кемнәр руль артында, юлларыгызда һәрвакыт яшел утлар янып торсын, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев