Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ДАИ

Яшьләр урамыннан йөрү тыелмый

Әлеге мәсьәләгә ЮХИДИ Мөслим бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов ачыклык кертте

Райондашларыбыз редакциягә үзләрен борчыган мәсьәләләр, сораулар белән мөрәҗәгать итә. Бер райондашыбыз йөк машиналарының нигә район үзәгендә йөрүе белән кызыксынды.

– Катмыш ягыннан килгән фуралар, “Ләззәт” кибетеннән соң борылып, Яшьләр урамына кереп китә. Зур йөк машиналарына Мөслим авылы урамнары буйлап йөрү рөхсәт ителәме? – ди ул.

Әлеге мәсьәләгә ЮХИДИ Мөслим бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов ачыклык кертте:

– Йөк машиналарына Мөслим авылының Яшьләр урамына борылырга рөхсәт ителә, анда “йөк машиналарына йөрү тыела” дигән билге юк. Яшьләр урамы аша машиналар Әлмәт, Азнакай шәһәрләренә яки күпер аша чыгып Актаныш районына китә. Ә Кооператив урамыннан йөрү рөхсәт ителми.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДД