Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җирле үзидарә

Җыеннарда – авыл сулышы

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

Җирлек башлыклары 2024 елда башкарылган эшләр буенча хисап тота һәм бу елга куелган бурычлар белән таныштыра. Халык җыеннары Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләреннән башланды. 

Михайловка авыл җирлеге

Соңгы берничә елда җирлек инфраструктурасы матур үзгәрешләр кичерде. Модульле фельдшер-акушерлык пункты, авыл җирлеге бинасы сафка басты. Авыл уртасында ял паркы ясалды, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырылды. Җирлек башлыгы Нәҗимә Ращупкина узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде.

Михайловка урта мәктәбе директоры Гүзәл Игнатьева мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. 

– Мәктәптә 96 укучы белем һәм тәрбия ала. Укучылар биш авылдан йөреп укый. Өлгереш 100 процент тәшкил итә. 2022 елда мәктәп ашханәсендә капиталь ремонт узды, стеллажлар һәм суыткыч, башка кирәк-яраклар алынды. Әмма мәктәп бинасы да ремонт таләп итә. Бинаны җылыту зур чыгымнар сорый. Котеллар тулы куәтенә эшләсә дә, җылылык җитми, укучылар өске киемнәрен киеп укырга мәҗбүр. Михайловка мәктәбен капиталь ремонт программасына кертүегезне сорыйбыз, – диде мәктәп директоры.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов мөрәҗәгатьне район башлыгына җиткерергә вәгъдә итте.

Полициянең участок инспекторы Данил Гыйләҗетдинов җирлектәге оператив хәл белән таныштырды, хокук бозуларның булмавын билгеләп үтте. Халыкны мошенниклар корбаны булудан сакланырга чакырды, уяу һәм игътибарлы булырга өндәде. 

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов районда һәм республикада башкарылган эшләр, мөһим чаралар хакында сөйләде. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итеп, волонтерлар хәрәкәтендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Михайловканың авыл җирлекләре арасындагы рейтингта алтынчы урында торуын билгеләп үтте.

– Рейтинг үзара салым, милек, җир һәм транспорт салымнарының җыелуын, шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын, халыкның спорт һәм мәдәни чараларда катнашуын, диспансерлаштыру узу һәм башка күрсәткечләрне үз эченә ала. Күрсәткечләргә җирлек халкының бердәм эшчәнлеге белән ирешелә, – диде Азат Әхмәтҗанов. 

Хезмәт ветераны Гөлҗиһан Латыйпова “Намус” агрофирмасының пай җирләре өчен түләү күләме белән килешмәвен белдерде: 

– Агрофирма бер пай җире өчен 3 центнер ашлык һәм 5 мең сум акча бирә. Пай җирләре өчен түләү башка агрофирмаларда һәм фермер хуҗалыкларында күптән үзгәрде. Пай җирләре өчен түләүне яңадан карап, үзгәртүне сорыйбыз.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев “Намус” агрофирмасы белән берлектә әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә вәгъдә бирде.

Тойгелде авыл җирлеге 

Тойгелде авыл җирлеге югарыда телгә алынган рейтингта унберенче баскычны били. Җыенда авыл халкы әллә ни күп булмаса да, бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар актив канашты. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев башкарылган эшләр хакында сөйләде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерде. 

Тойгелде – эшмәкәрлек буенча актив эшләүче җирлекләрнең берсе. Җирлектә дистәгә якын фермер эшләп килә. Алар нигездә кошчылык белән шөгыльләнә. “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Намус” һәм “Август-Мөслим” агрофирмалары кебек эре эшмәкәрләрнең булуы җирлек эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. 

Җыеннарда чыгыш ясаучы фельдшерлар чыгышыннан күренгәнчә, бүген авыллардагы ФАПларга яшь белгечләр җитмәве күренә. Фельдшерларның күбесе лаеклы ялда, пенсия яшендә булуына карамастан, алар әле эшли. Ташлыяр авылы фельдшеры Рәмзия Насыйрова да, лаеклы ялда булуына карамастан, эшли, Ташлыяр һәм Атлас авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Үз эшен төгәл, җиренә җиткереп башкаручы фельдшерны авылдашлары бик хөрмәт итә. Ул халыкны сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, диспансерлаштыру, флюорографияне вакытында узарга чакырды, башкарылган эшләр буенча хисап тотты. 

Тойгелде җыены да сорауларга бай булмады, нибары ике тәкъдим керде. Рамил Әхмәтҗанов агрофирмаларның куәтле техникасының авыл урамыннан йөрүенә борчылуын җиткерде. Спартакиадада катнашучыларга кызыксындыру чараларының булмавы да борчый Рамил әфәндене. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев