Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Җыеннар дәвам итә

Рус Шуган – актив авыл җирлекләренең берсе. Составына дүрт авыл керүче җирлектә 526 кеше гомер кичерә, тик узган ел белән чагыштырганда халык саны кимегән.

Районыбыздан махсус хәрби операциядә иң күп катнашучылар – Рус Шуган авыл җирлегеннән. 2022 елның көзендә җирлектән алты кеше мобилизацияләнде, алты ир-ат контракт буенча хезмәткә алынды. 2023 елда тагын биш кеше контракт төзегән. Хәрби операциядә һәлак булган Иван Шильнов истәлегенә мәктәптә мемориаль такта ачылды.

– Җирлек халкының бердәмлеге, бер йодрыкка тупланып яшәве белән горурланабыз. Ел дәвамында авылдашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашты. Елена Гузикова окоп шәмнәре ясауны оештырды, 500дән артык шәм ясалды. Халык парафин өчен акча җыйды, балавызны авыл умартачылары бирде, – диде җирлек башлыгы Альбина Басорина.

Җирлектә ялкаулар юк. Авыл халкы терлекчелек, бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнә. Өч фермер хуҗалыгы бөртекле культуралар үстерү һәм савым сыерлары үрчетү белән шөгыльләнә. 27 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Алар төзелеш, тегү, чәчтараш һ.б. төр хезмәтләр күрсәтә. Үзмәшгульләр җәйге һәм кышкы чорларда юлларны тәртиптә тотарга, үләннәрне чабарга да ярдәм итә.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев