Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Җыенга бардым әле!..

Җирле үзидарә – халык ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрлек бердәнбер дәүләт структурасы.

Әмәкәй авыл җирлеге – иң ерак авылларның берсе. Ике авылда 424 кеше яши. Халык саны ел саен кими. Ел дәвамында җирлектә бер сабый туган, унбер кеше бакыйлыкка күчкән.

– Халык нигездә мөгезле эре терлек, сарык-кәҗә асрау белән мәшгуль. Кайчандыр колхозныкы булган 4506 гектар чәчүлек җире хәзер “Август-Мөслим” агрофирмасына карый. Пай җирләре өчен агрофирма салам, бодай, арпа бирә. Агрофирма ел дәвамында өлкәннәргә, бюджет оешмалары хезмәткәрләренә дә ярдәм итә, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова.

Җирлектән ике егет махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән, өч кеше контракт нигезендә хезмәт итә. Авыл халкы гуманитар ярдәм җыйганда да читтә калмый. 

Үзара салымны узган ел 2 мең сумнан җыйганнар. Нәтиҗәдә 2 млн 810 мең сум акча тупланган. 

Наилә Сәлахова

 Наилә Сәлахова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 2 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев