Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Халык битараф түгел, авыл җыеннары тулы залларда үтә

Юлларны саклау, тәртиптә тоту мөһим эш юнәлеше булып тора.

Әмәкәй авыл җирлеге

Әмәкәй авыл җирлеге район үзәгеннән ерак урнашса да, биредә яшәүче халыкның көнкүреше күпләр көнләшерлек. Төзек йортлар, ныклы ихаталар җирлектә уңган халык яшәвен күрсәтә.

Составына Әмәкәй һәм Әлмәт авыллары кергән җирлектә 261 кеше гомер кичерә. Әмәкәй авылында мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП эшли. Халыкка ике кибет хезмәт күрсәтә. Махсус хәрби операциядә җирлектән биш егет катнаша.

– Соңгы елларда авыл юллары торышы яхшырды. Үзара салым авыл эчендәге юлларны карау, аларның сакланышына уңай тәэсир итә. Хөкүмәт программасы ярдәмендә “Мост” җәмгыяте көче белән авылга керә торган юлның бер өлеше ремонтланды. Әмәкәй авылында язгы ташу вакытында, урманнан су төшеп, ике урамның юлларына зур зыян сала иде. Революция урамына юл янында 120 метр арада траншея казылды. Бу эштән соң юлларны саклап кала алырбыз, дип ышанам, – диде җирлек башлыгы Илнара Шакирянова, 2024 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотып.

Урамнарның тиешле дәрәҗәдә яктыртылышы да авылның йөзен билгели. Бүгенге көндә җирлектә 83 урында урам утлары яна. Әмәкәй һәм Әлмәт авыллары су бн тәэмин ителгән. Проблемалар юк һәм булмас та, дип ышана җирлек халкы.

Авыл җирлегендә Илназ Бәширов һәм Илнур Муллагалиев крестьян-фермер хуҗалыклары эшли. Илназ язгы-җәйге чорда бройлерлар үстерә, көзен казларны үстереп, итләтә реализацияли. Илнур бройлерлар үстереп сата.

Авылларның картаюы, яшьләрнең читтә эшләве сәбәпле микән, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны кими. Ләкин, киләчәккә өмет белән карап, авыл традицияләрен дәвам итеп, шәхси ихаталарында күпләп мал тотучы гаиләләр дә бар. Роберт Талипов, Фәрит Якупов, Ирек Вәлиев бүгенге көндә дә күпләп савым сыерлары, үгезләр, бозаулар асрыйлар.

Җирлек халкына мәдәният йорты, клуб, китапханә, мәктәп, кибет хезмәт күрсәтә. Шунысы куанычлы: Иске Әлмәт клубы яңадан эшли башлаган. Эльмира һәм Мөдәрис Тимергалиевлар Әлмәт авылына җан өреп, авыл халкы белән матур һәм күңелле чаралар үткәрә башлаганнар.

Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтып, зиратларга җирләнгән ветераннарга элмә такталар ясатылган. Бу олы эшне Виктория һәм Фирдәвес Газетдиновлар башкарган. Бу такталарны апрель аенда урнаштырырга планлаштыралар.

Әмәкәй мәчетенә иганәчеләр ярдәме белән кое казылган һәм су кертелгән. Шулай ук иганәчеләр ярдәме белән мәчет ишегалды да койма белән әйләндереп алынган. Әмәкәй авылында өмә белән зират коймасын алыштырганнар, 70 метр арада койма койганнар. Тагын 100 метр арада койма алыштыру өчен материаллар сатып алынган, бу эшне сентябрь аенда башкарырга планлаштыралар.

Октябрь авыл җирлеге

Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов, узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясап, 2025 елга планнар белән таныштырды.

Җирлектә салым түләү планы арттырып үтәлгән. Шәхси хуҗалыкларда 135 мөгезле эре терлек, 676 кош-корт исәпләнә. Халык сөтне “Фаиза” кооперативына һәм Азнакай эшмәкәрләренә тапшыра.

Элек исәпкә алынган күчемсез милек хуҗаларын ачыклау буенча да күләмле эш башкарылган. 112 җир участогы, 32 йорт, 3 торак исәпкә алынган. Октябрь авыл җирлегенә караган хуҗасыз объектларның барысы да исәпкә куелган.

Җирле әһәмияттәге урам юллары челтәренең озынлыгы 7 километрдан артык. Барлык юлларга да гравий түшәлгән.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 гыйнвар саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев