Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Түбән Табын авыл җирлегендә җыен Тугаш авылы клубында узды

Югары Табын авылында хөкүмәт программасы нигезендә су кертү эшләре бара

Җирлек башлыклары 2024 елның беренче яртыеллыгы буенча хисап тотты. Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты һәм райондашларыбызны борчыган мәсьәләләргә тукталды.

Түбән Табын авыл җирлегендә җыен Тугаш авылы клубында узды. 80нче елларда сафка баскан клуб иске булса да, ныклы әле. Косметик ремонт ясап, идәннәрен алыштырсаң, биредә алга таба да төрле чаралар үткәрергә була. Китапханәче Флера Мәхүбрахманова һәм клуб мөдире Радик Мәхүбрахманов клубны яптырмас өчен бар көчләрен куеп эшлиләр. Авыл өлкәннәре Тугаш авылына яңа мәдәният йорты салуны сорады. Тик эшне хөкүмәт программасы кысаларында башкарып булмый. Шунысы бар: клубны өлкәннәр сорый, яшьләр өчен аның ихтыяҗы юк, күрәсең. Җыенда катнашучылар Түбән Табынга да клуб кирәклеген билгеләп үтте.

– Бу мәсьәләне без Рамил Муллин район башлыгы булып эшләгән чорда да күтәргән идек. Ул вакытта төзелеш башларга пандемия комачаулады. Түбән Табын авылында клуб булса, Тегермәнлек халкы да шунда йөрер иде, – диде Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. – 1973 елда Түбән Табын авылына укытырга килдем. Вахитов колхозы гөрләп торган вакыт. Яшьләр күп иде. Мин, Тат. Бүләр мәктәбендә ике ел эшләп килгән укытучы, шаккаттым: атаклы “Урожай” колхозы булган авылда да Табындагы кебек клуб юк иде. 70нче еллар башында салынган, 300 кешегә исәпләнгән клуб биек колонналары белән каршы ала иде! Түбән Табын авылында рәхәт итеп яшәр өчен бөтен нәрсә бар: мәктәп, кибет, ФАП, клуб кына җитми! Сүтелгәннән соң да мәктәп бинасында 8-9 ел чамасы клуб эшләде.

Югары Табын авылында хөкүмәт программасы нигезендә су кертү эшләре бара. Авылның су кертелгән өлешенә су җибәргәннәр. “Ел ахырына авылны тулысынча су белән тәэмин итәрбез, дип ышанабыз”, – диде җирлек башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев