Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Халык битараф түгел

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте

Җирлек башлыклары 2024 елның беренче яртыеллыгы буенча хисап тотты. Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты һәм райондашларыбызны борчыган мәсьәләләргә тукталды.

Үрәзмәт авыл җирлегендә халыкны борчыган төп мәсьәлә – юллар торышы. Чишмә һәм Бүләк авылларына илтүче авыл юллары ремонт таләп итә. Бүләк авылы юлының җайсызлыгына халык ияләшкән, тик быелгы яңгырлар хәлне катлауландырган.

Җирлек башлыгы Әлфир Закирҗанов үзара салым хисабына башкарылган эшләр турында хисап тотты. Авыл юлларын, урам утларын карап тоту, чистарту эшләре башкару белән беррәттән Бүләк һәм Сикия авылларында өч посадкада барлыгы 2,8 гектарда нарат үсентеләре утыртылган. Тик өч посадканың икесе генә яхшы хәлдә икән.

– Быел җирлектә каргалар бик күп булды, шул сәбәпле Бүләк авылында агачлар үсеп китә алмады, каргалар йолкып бетерде. Калган икесен ничек тә тәрбияләп үстерергә иде. Тирә-юнебезнең яшеллеккә күмелеп утыруында авыл халкының ярдәм итүе дә зур роль уйный, – диде Әлфир Закирҗанов.

Үрәзмәт авылында яшәүче Эльвира Хәйретдинова балалар бакчасы булмау мәсьәләсен күтәрде. Моңарчы мәктәп белән бер түбә астында эшләгән бакчаның ябылу сәбәбе – җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның булмавы. Бакчага бер генә бала йөртү отышлы түгел. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина баланы Яңа Сәет яки Тат. Бүләр балалар бакчасына йөртү мөмкинлеге барлыгын әйтте.

Лилия Шәймиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев