Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Хәл итәсе мәсьәләләр бар

Авыл башлыклары беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр буенча хисап тота

Җыеннарда район җитәкчелеге катнашты һәм халыкны 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга чакырды.

Октябрь авыл җирлегендә кошчы Илнур Хәмәдишин хуҗалыгы уңышлы эшли. Сезон дәвамында ул унлап кешене даими эш урыны белән тәэмин иткән. Радик Хәмидуллин фермер хуҗалыгында бройлер чебиләр үстерә. Бәкәбез авылында берничә ел буш торган фермаларның да яңа хуҗалары барлыкка килгән.

– Авыл эчендәге юлларны саклау иң мөһим эш юнәлеше булып тора. Үзара салым программасы нигезендә урамнарга ел саен өлешләп гравий өсти идек. Октябрь авылының Үзәк урамында, Бәкәбезгә чыга торган өлешендә гравий бик юка салынган. Дәүләт программасы ярдәме белән 230 метр арага гравий түшәргә планлаштырабыз, – ди Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов.

Халык Әндереш авылына керү юлы өчен борчылуын белдерде. Аз гына яңгыр явыр үтсә дә, авылга кереп булмый икән. Берничә мәртәбә ашыгыч ярдәм машинасының авылга керә алмавын, чүп машинасы һәм автолавканың кире борылып китүе әйтелде.

Авыл җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләрне җирлек башлыклары игътибарсыз калдырмаска вәгъдә итте.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев