Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Хәл итәсе мәсьәләләр бар

Авыл башлыклары беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр буенча хисап тота

Җыеннарда район җитәкчелеге катнашты һәм халыкны 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга чакырды.

Әмәкәй авыл җирлеге территориясенең тәртиптә булуы, төзеклеге белән аерылып тора. Тик Әмәкәй авылына керү юлы һәм күпер ремонт таләп итә. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов бу мәсьәләдә ярдәм итүне сорап Татарстан Республикасы Рәисенә хат җибәрелүе һәм мәсьәләне хәл итү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнүен билгеләп үтте.

Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда хөкүмәт программалары ярдәм итә. Үз эшен башлаучыларга хөкүмәт тә булыша. Җирлегебездә Талиповларның гаилә фермасы шундый программаларның берсе нигезендә уңышлы эшләп килә. Аларның бүгенге көндә 35 баш терлеге бар, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова.

Әмәкәй авылы мәчете территориясендә иганәчеләр ярдәме белән кое казылган, мәчеткә су кертелгән. Быел мәчет ишегалдын койма белән әйләндереп алырга планлаштыралар.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев