Хәл итәсе мәсьәләләр бар
Авыл башлыклары беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр буенча хисап тота
Җыеннарда район җитәкчелеге катнашты һәм халыкны 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга чакырды.
Рус Шуган авыл җирлегендә халыктан сораулар яңгырамады. Җирлек халкы башкарылган эшләрдән канәгать, проблемалар юк.
– Планлаштырылган эшләрдән зиратка бару юлын эшләп бетерәсе калды. Көз дәвамында бу эшне дә башкарырбыз, дип уйлыйм. Быел республика программасы буенча Тат. Смыловка белән Иске Смыловка арасындагы юл участогы тәртипкә китерелде. Хөкүмәт программасы кысаларында Рус Шуган авылындагы Днепров урамы да ремонтланды, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Рус Шуган – актив авыл җирлеге. Махсус хәрби операциягә иң күп ир-егетләрне озаткан җирлек тә ул. Җирлектән 20 егет контракт төзеп киткән.
Соңгы алты елда үзара салым программасында уңышлы катнашу нәтиҗәсендә ремонт эшләрен башкару өчен техника сатып алынган, ике балалар мәйданчыгы ясалган, авыл урамнары ремонтланган, зиратлар, су башнялары, чиркәү, часовня койма белән әйләндереп алынган, Ык аша күпер төзекләндерелгән һәм башка бик күп мөһим эшләр башкарылган.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев