Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Мөслимлеләр – зур бер гаилә

Мөслим авыл җирлегендә үзара салым җыю мәсьәләсенә багышланган халык җыены узды.

Авыл тормышын уңайлырак итү, халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында республикабызда күп программалар гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе – үзара салым программасы. Аның нигезендә, халык биргән һәр сумга республика бюджеттыннан 4 сум акча өстәлә. 20 ноябрь көнне шушы мәсьәлә буенча халык җыены узды.

– 2013 елдан башлап, халыктан җыелга үзара салым дәүләт тарафыннан финанслана. Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән дә күбрәк артып кайта. Җирлегебездә башкарылган эшләрнең иң зур өлеше үзара салым акчаларына эшләнә. Быел да шактый күләмле эшләр башкарылды. Мөслимнең үзәгендә “Бәхет” скверы эшләнде. Халыкны борчыган су мәсьәләсе хәл ителде: су башнясына капиталь ремонт ясалды, Пушкин паркындагы брусчатка алыштырылды, Яңарыш микрорайонында утлар кушылды, Пушкин урамында тротуарлар күтәртелде, Тукай урамында электр линияләре яңартылды, җирлектәге урамнарда чокыр-чакыр ремонты башкарылды, юл билгеләре яңартылды, разметкалар эшләнде, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Лилия Шәймиева

Рүзилә Байрханова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев