Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Михайловкага “килен төште” (фоторепортаж)

Мөслимгә эш визиты белән килгән Әгъзәм Гобәйдуллин яңа бинаны яшь килен белән чагыштырды.

Татарстан Республикасында күптөрле программалар гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе – “Совет һәм Башкарма комитетларын капиталь төзекләндерү һәм төзү” программасы. Җирлегебездә әлеге программа кысаларында авыл җирлекләре биналары төзекләндерелде. Ә быел Михайловка авыл җирлегендә яңа бина сафка басты.

Михайловка авыл җирлегендә соңгы елларда төрле төзекләндерү һәм төзү эшләре башкарылды: мәдәният йорты, ял паркы, Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә обелиск яңартылды. Быел әлеге исемлекккә авыл җирлеге бинасы да өстәлде. Бинаны ачу тантанасы михайловкалылар өчен бәйрәмгә әверелде. Кунакларны “Рябинушка” фольклор ансамбле ипи- тоз белән җырлап-биеп каршы алды. Авыл халкының шатлыгын ТР муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, Премьер-министрның хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, район башлыгы Альберт Хуҗин уртаклашты.

– Республикабызда авыл җирлекләренә ярдәм максатыннан төрле программалар эшли. Үзара салым программасы да авылларда күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, – диде Әгъзәм Гобәйдуллин. – 2013 елдан башлап авыл җирлекләренә  республика күләмендә 13 млрд сумга якын финанс ярдәме күрсәтелде. Җирлекләрдә калкучы яңа биналар, капиталь төзекләндерелгән объектлар – шуның ачык мисалы. Юллар ремонты, су линияләрен яңарту, чишмәләрне төзекләндерү – болар барысы да халык өчен эшләнә. Мондый матур, үзенчәлекле җирлек өчен нәкъ менә шундый бина кирәк иде. Авылда яңа йортлар байтак, ә авыл җирлеге бинасы авылга яңа төшкән килен сыман. Заманча, зәвыклы һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән бу бина озак еллар халыкка хезмәт итсен. Бергәләп, киңәшләшеп эшләргә, тагын да матуррак нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын!

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев