Кузгатсаң, авыр таш та җиңеләя
Исәнсеф, Үрәзмәт авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды
Җыеннарда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов катнашты. Түбән Табын һәм Мәлләтамак җирлекләрендә узган җыеннарга Альберт Хуҗин барды.
Исәнсеф авыл җирлеге
Исәнсеф авыл җирлеге Тат. Бүләр авылы клубында узды. Иршат Салихов 2024 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Җиде авылны берләштергән җирлектә 968 кеше гомер кичерә. Биредә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП эшли. Махсус хәрби операциядә җирлектән җиде егет катнаша.
Традицион чыгышлар укылып, җыен тәмамланды дигәндә генә залдан бер-бер артлы сораулар агыла башлады. Иске Сәет авылына юл кирәклеген сорап сүз алган Мирзаҗан Мадышин артыннан Эльмира Хөснимарданова да үз зарын белдерергә ашыкты:
– Каенанам гыйнвар аенда ике-өч көн рәттән район поликлиникасына төшеп, кан анализлары бирә алмый кайтты. Пробиркалар ник бөтен кешегә дә җитәрлек түгел?! Ерак авыллардан килгән кешене ник борып кайтаралар? – диде Эльмира.
Кузгатсаң, авыр таш та җиңеләя, диләр бит. Илдар Вәҗетдиновның соравы шулай ук поликлиника эшчәнлегенә кагылышлы булды. Кан алу өчен медицина хезмәткәрләрендә скарификаторлар (бармактан капилляр кан алу өчен кулланылучы тире тишү инструменты) булмаган. Баласының анализларын бирергә килгәч, райондашыбызга бу төр инструментны үзең белән алып килергә кирәклеген әйткәннәр. Җыенда катнашкан баш табиб урынбасары, поликлиника мөдире Наилә Хөснетдинова бу сораулар хәл ителеп, проблемага ачыклык кертергә вәгъдә итте.
Резеда Галимҗанова Яңа Сәет авылында парк ясауны һәм клуб булдыруны сорады. Әлеге сорау җыенда катнашучы башкаларда да яңгыраш тапты.
– Иң авырткан сорау бу безнең өчен. 2023-2024 елларда узган җыеннарда авыл җирлеге башлыгы Яңа Сәеттә парк булдырырга вәгъдә итсә дә, бу мәсьәлә ачык килеш калды. 2017 елда клубны авария хәлендә дип яптылар да шуннан бирле безнең дә, балаларның да бер барыр җире юк. Җыелышлар урамда яисә кибеттә үтә. Гармунчы Фәнис Абдуллин “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы белән өч тапкыр авылыбызга килеп, кибет каршында, юлда авыл халкының күңелен күреп киттеләр. 2020-2021 елда клубны сүтеп аттылар. Хәрабә хәлендә авыл уртасында торып, чүп-чар, тигәнәк басып бетерде. Клуб салына дип әйттеләр дә мескен авыл халкын алдадылар. Клуб яисә парк сорасак, җирлек башлыгы “Акча юк” дип кенә әйтә. Ләкин без дә акча җыябыз бит! Быел безнең авылдан гына да 53 мең җыелды, безнең авыл өчен аз түгелдер дим мин аны, алдагы елда аннан да күбрәк җыелды. Без үз көчебез белән эшлибез, сулыклар, көтүлекләрне дә үзебез карыйбыз, – диде Флера Шәйгарданова.
Хәтерләсәгез, 2023 елда сәетлеләр үзләре һәм читтә гомер итүче авылдашлар көче белән зурлап, ат чабышларына кадәр оештырып, Сабантуй бәйрәмен үткәргән иделәр.
– Парк мәйданына клубтан калган плитәләрне куярбыз дип өметләнеп йөргәндә җәй көне күз алдында шул плитәләрне КамАЗ белән төяп алып та киттеләр. Клуб хәрабәләрен чистартып, территорияне төзелеш калдыкларыннан арындырганда, парк та булачак, дигән сүзгә ышанып, 60-70 яшьлек 10-15ләп кеше үз техникасы һәм кораллары белән клуб янын чистартты. Территорияне тигезләргә яңадан техника кирәк булды. Тик җирлек башлыгыннан ярдәм күрмәдек, авыл кешеләре ярдәм итте, искитмәле урын ясап куйдык. Район башлыгына да шушы проблема белән кердек. Юк та димәделәр, бар да димәделәр. Авылдагы Пушкин паркын сүтеп, Яңа Сәет паркына урнаштырабыз дип ышандырдылар. Без хәзер эшне каян башларга да белмибез. Бу сорау авыл эчендәге әбиләргә генә кагыла инде. Бюджет хезмәткәрләре булышам дип тормый, китапханәнең дә кайда икәнен белмибез, ә кәгазьдә бар! – ди Чулпан.
Җыенда чыгыш ясаучы авыл халкы хәбәр итүенчә, аларның бүген кулларында 150 мең сум акчалары бар. Шушы акча һәм авыл халкы ярдәме белән эшне башкарып, авылда парк ясау аларның ниятләре.
– Парк темасын кузгатмау гаҗәпләндермәде. Безнең җитәкче Яңа Сәеткә икенче карашта, халык белән исәпләшмәве, ялган вәгъдәләр бирүе дә борчый. Безнең мөрәҗәгатьтән ник җитәкчеләр хәбәрдар түгел?! Мал, кеше санына карап акча да җыябыз, салымнарны да вакытында түлибез. Мәчеткә, зиратка, көтүлеккә, көтүлек күпере, Сабантуйга дигән средстволарны да халык күтәрде, боларның берсе дә үзара салым акчалары хисабына башкарылмады. Яңа Сәеттә күләмле эшләр башкарылмый. Безне бары тик парк мәсьәләсе борчый. Өлкән буынга бу әйбер кирәкми. Ә безнең балалар һәм оныкларга киләчәктә бер җыелу урыны булсын иде, – диде Эльвира.
Урманда ауган, сынган агачларны нинди очракта җыеп алып китәргә ярый? Җыендагы күпчелек ир-атны шушы сорау кызыксындырды. Бу сорауларга участок урманчысы Рүзил Насыйров җавап бирде.
Үрәзмәт авыл җирлеге
Бүләк, Үрәзмәт, Сикия, Чишмә авылларын берләштергән җирлектә бүген 281 кеше гомер кичерә. Җирлек башлыгы Әлфир Закирҗанов узган ел башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, 2025 елга булган план-максатлар белән таныштырды.
Бу җирлектәге халык җыенда поликлиника эшчәнлеге белән бәйле проблемаларны кузгатты.
– Шәфкать туташларының хезмәт хакын арттырдылар, тик аларның гына халыкка хезмәт күрсәтүләре аксады. Ике көн рәттән барып та, кан анализларын тапшыра алмагач, түләүле клиникага мөрәҗәгать итәргә туры килде. Санаулы минутта канны да алдылар, түләүле булгангадыр, бер изаланмадым, – диде Әхмәтхан Галимов.
Фирдәвес Сәетгәрәев район поликлиникасында кан тапшыру гына түгел, ашыгыч кирәк булган УЗИ-тикшеренү үтә алмавын, бу процедураларны шәһәрдә үтүен, аларга шактый акча түгүен хәбәр итеп, поликлиникада бу мәсьәләгә ачыклык кертүне, проблеманы хәл итү юлларын эзләүне сорады.
Тагын бер райондашыбыз табиб, шәфкать туташларының белешмәләрне дөрес итеп тутырмаулары аркасында, санатор дәвалануга вакытында бармый калуы турында хәбәр итте.
Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укытучысы Гүзәлия Шәйгарданова иске мәктәп бинасыннан калган төзелеш калдыклары турында сүз алды:
– Иске мәктәп бинасына терәлеп торган мәктәбебездә регионара олимпиадалар, бәйгеләр уза. Килгән кунаклар алдында оят! Рәдиф Гаташ укыткан, Илдар Маннанов, Зөлфәт, Наис Гамбәрләр укыган мәктәп бит ул! Мин җирлек башлыгыннан юл да, ут та, су да сорамыйм. Бары шушы хәрабәләрне җир белән тигезләп, урынын чистартып кына куйсыннар иде! Айрат Шәймөхәмәтов иске мәктәпне сүтә башлаганда кат-кат сорадым, югыйсә! Эшне ахыргача җиткерегез, зинһар, хәрабә хәлендә калмасын, тигезләп куярсыз, дип сорадым. Ялынып сорасам да, балаларга атынгычлар ясарга иске борысларны да бирмәделәр. Авылга очрашуга кайткан кешеләр дә күрә бит! Бу төзелеш калдыкларын ичмасам Үрәзмәт Чишмә юлына күтәреп салсалар, бер файда булыр иде!
Халыктан кергән сораулар буенча җирлек башлыгы һәм җаваплы җитәкчеләр якын арада җавап бирергә тиеш.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 14 февраль саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев