Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Крәш. Шуран авыл җирлеге җыены

Җирлекнең тормыш-көнкүреше турыдан-туры җирлек башлыкларының намуслы хезмәтенә бәйле.

Крәш. Шуран авыл җирлеге җыены Тат.Шуран авылындагы мәдәният йортында узды. Бинага ремонт ясалса да, җылыту системасы дөрес эшләмәү сәбәпле шактый салкынча иде.
Биш авылны үз эченә алган җирлектә 242 хуҗалык исәптә булып, шуларның 194ендә кеше яши. Авылларда 375 кеше теркәлеп тә, фактта 289ы гына яши. Эш яшендәге 188 кеше, 148 пенсионер, 39 бала, 15 студент исәптә тора. 2022 елда биш кеше гүр иясе булган, кызганыч, бер бала да тумаган.
Авылларда ут мәсьәләсе хәл ителгән, юллар җәй-көз грейдерланып, кыш көне кардан чистартыла. Су мәсьәләсе дә әкренләп хәл ителә. Шәхси хуҗалыкларда 192 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, 295 баш умарта тоталар. 
Салым үтәлеше канәгатьләнерлек. Милек салымыннан башка калган салымнар планы тулаем үтәлгән. Җирлек бюджетын тулыландыруда Ташъелга авылында эшләүче шәхси эшмәкәрләр һәм кошчылык фермасы ярдәм итә. 490 пай җиренең 319ы “Август-Мөслим” агрофирмасына бирелгән. Тат. Шуран авылында – Таһир Муминов, Илмир Галимов, Крәш. Шуранда – Рамил Нурлыгаянов, Николай Петров, Каенсазда Алмаз Мәрдановның гаилә фермалары эшли. Алар мөгезле эре терлек асрый, умарта тота, печән үстерә.
Көнкүреш калдыкларын җыю график нигезендә башкарыла. Крәш. Шуран белән Каенсаз ФАПларының фельдшерлары, пенсия яшендә булсалар да, эшләүләрен дәвам итә. Ташъелгада фельдшер юк. 
Тат. Шуран авылындагы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 18 бала укый, аларга 9 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Балалар бакчасына йөрердәй балалар юк. Мәктәп коллективы әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшли, әтиләр комитетының эшчәнлеге, авылда гына түгел, районда да югары бәяләнә. Мәдәният өлкәсендә чаралар план нигезендә үткәрелә, китапханәләр эшләп тора. Каенсаз авылының 120 еллыгын, Авыл көне итеп, зурлап билгеләп үткәннәр. 
Биш авылдагы алты зиратны да чистартып, төзекләндереп торалар, өмәләрдә халык актив катнаша. Авыл даими җыештырылып, үләннәре чабылып тора, юл кырыйлары да үләннәрдән арындырыла. 
– Узган ел үзара салым 1 мең сумнан 100 процент җыелды. Республика программасы ярдәме белән 1 425 000 сум тәшкил итте. 1 100 000 сум акча тотылды. Быел да үзара салымны 1 мең сумнан җыярга килештек. Ташъелга авылында 1500 сумнан җыячакбыз. Узган елгы акчаны да кушып, су магистрален алыштырырга планлаштырабыз. Республика программасына өметләнеп, быел да күләмле эшләр планлаштырдык, – ди авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин.
Крәш. Шуран авылында яшәүче Лидия Виноградова Зеленая урамында яшәүчеләр исеменнән су трассасына капиталь ремонт үткәреп, өч йортка су керткәннәре өчен Рушад Рөстәмов бригадасына һәм җирлек башлыгы Радик Сафиуллинга рәхмәтен җиткерде. 
– Авыл җирлеге башлыгы хезмәтеннән без бик канәгать! Социаль объектлар эшли, утлар яна. 1 мең сум акча күп түгел, авырсынмыйбыз, теләп тапшырабыз. Салым акчасы дөрес файдаланыла, исәп-хисап төгәл алып барыла, – ди Рәсимә Алчина.
– Иң мөһиме – авыл халкын еллар буе борчыган су мәсьәләсе хәл ителде. Юлларны грейдерлап, кышын кардан чистартып торалар, көнкүреш калдыклары җыела, – ди Зәйтүнә Виноградова, сөенеп.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X