Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Исәнсеф авыл җирлеге җыены

Авыллар картая. Балалар аз, кеше саны кими.

Узган еллар Исәнсеф авыл җирлегендә яшәүчеләр хәтерендә иң күп төзелеш-төзекләндерү эшләре башкарылу белән истә калыр, мөгаен. Районыбыздагы иң зур авыл җирлеге составына Тат. Бүләр, Исәнсеф, Исәнсеф Чишмә, Яңа Сәет, Иске Сәет, Мари Бүләр, Усаклык авыллары керә. Җиде авылда 339 хуҗалык бар. Аларда 993 кеше яши. Җирлектә эшкә яраклы 504 граждан исәпләнсә дә, чынлыкта аларның байтагы шәһәрләрдә гомер итә. Балалар саны белән дә шул ук хәл. 138 баланың барысы да авылда яшәми, исәптә генә тора. Пенсия яшендәгеләр 351 кеше булса да, чынлыкта аларның саны күбрәк. Авылның картаюы күз алдында. Яшьләр авылдан китә, табигый үлем күрсәткече туучылардан берничә мәртәбә күбрәк. Шушы хәлдә дә авыл, киләчәккә карап, булганын сакларга тырышып яши.
Эш яшендәгеләрнең күпчелеге “Август-Мөслим” агрофирмасында хезмәт куя. Крестьян-фермер хуҗалыкларының эшчәнлегеннән халык канәгать. Җиде авылга 935 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның өчтән бер өлеше – сыерлар. Сыерлы өй – сыйлы өй шул. Узган ел мөгезле эре терлекләр өчен 1 миллион сумнан артык республика ярдәмен алганнар. Күпләп мал асраучы 38 гаилә бар. Кошчылыкны да аякка бастырганнар. Илгиз Зиннуров Тат. Бүләрдә чебешләр үстерсә, Илдар Гомәров күпләп индоуткалар асрап табыш алган.
Биш ФАПта халыкка медицина ярдәме күрсәтелә. Мәдәният йортлары, ике мәчет халыкка үз югарылыгында хезмәт күрсәтә. Имамнар Илгизәр Әскәров, Ришат Хәкимов җирле үзидарә белән тыгыз элемтәдә эшли. Зиратларда берничә тапкыр өмә үткәрсәләр дә, җирлек башлыгы Иршат Салихов бердәмлек җитеп бетмәвенә игътибар юнәлтте.

Тат. Бүләр мәктәбендә – 52, Мари Бүләрдә 25 укучы балага барысы 31 мөгаллим белем һәм тәрбия бирә. Ике балалар бакчасында 8 бала тәрбияләнә.


Җирлектә янгынга каршы көрәш отряды оештырганнар. Ирекле берлеккә 12 кеше тупланган. Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырылучы “Ирекле янгын сүндерүчеләргә ярдәм итү” проекты кысаларында янгын сүндерү постын декабрь аенда кабул итеп алганнар. Быел янгын сүндерү гидрантларының төзеклеген тәэмин итү, депога ремонт ясау бурычы тора. 
Урамнарны яктырту буенча соңгы ике елда күләмле эш башкарганнар. Узган ел җыелган үзара салымнан иң күп чыгым Иске Сәет һәм Мари Бүләр авылларында суүткәргеч торбаларны алыштыруга, Яңа Сәеттә һәйкәлне төзекләндерүгә, Тат. Бүләр авылында 900 метр арада юл салуга, су басуга каршы көрәш чараларына тотылган. Быел башкарыласы эшләр авыл халкы белән килешенгән.
Йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче Мари Бүләр авылы халкының тормышы белән мари иҗтимагый советы җитәкчесе Әнисә Изибаева таныштырды. Ике урамда су торбалары алыштырылган. Бер зиратның, авыл уртасында урнашкан паркның коймаларын тотып бетерергә, обелискта ветераннарның исемлеген булдырырга ярдәм сорады Әнисә ханым. Җирлек халкын район хастаханәсендәге компьютер томографиясе кабинетының эше ничек оештырылачагы да кызыксындырды.

Гөлназ Җәлилова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев