Һәр җирлекнең – үз борчуы
Чираттагы җыеннар Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә узды
Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләре чиктәш җирлекләр булып гомер итәләр. Яңы Усыда халык җыенга актив йөрсә, метрәйлеләр нигәдер азрак киләләр. Иске Карамалы авыл җирлеге быел рейтингта беренче урынны яулаган. Баек авыл җирлегендә яшәүчеләрне үзәк поликлиникадагы игътибарсызлык һәм ашыгыч ярдәм машинасының килмәве борчый. Кыскасы, һәр җирлекнең – үз борчу-мәшәкате.
Баек авыл җирлеге
Баек авыл җирлеге Баек, Дусай, Горбуновка һәм Яңа Сәфәр авылларын берләштерә. Бүген җирлектә 460 кеше гомер итә. Җирлектә милек салымын җыю 104,4 процент итеп үтәлсә, җир һәм керем салымнары тулысынча җыелып бетмәгән. Үзара салымны җыю нәтиҗәле башкарылган. Җирлектә савым сыерлары бер генә башка да кимемәгән. Бу факт та район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тарафыннан уңай бәяләнде.
Баек гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айгөл Мадьярова мәктәпнең ягулык котельныена кичекмәстән ремонт кирәклеге хакында хәбәр итте.
Баек авыл җирлеге җыенында катнашучыларны иң нык борчыган мәсьәләләр дә сәламәтлек саклау тармагына бәйле иде. Алар район үзәк поликлиникасында авыруларга карата булган игътибарсызлык, мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен уңайлыклар булмау һәм ашыгыч ярдәм машинасының чакыруга килмәве белән бәйле.
Баек авылыннан Тамара Сәетова инвалид коляскасы белән килүче авыруларга поликлиниканың икенче катына менү өчен мөмкинлек булмавына борчылуын белдереп: “Районда коляска белән йөрүче авырулар бер минем иптәшем генә түгел, алар тагын бардыр. Поликлиникада стоматология кабинетына керергә кирәк иде, әмма икенче катка менү өчен мөмкинлек булмагач менә алмадык. Бу юнәлештә хастаханә җитәкчелеге уйлана микән, уңайлык булыр микән?” – диде.
Җыенда катнашучы берничә кеше кинәт авырып киткән, хәтта инсульт булган якынына чакырып та ашыгыч ярдәм машинасының килмәве хакындагы соравын җиткерде. “Инде башка юл калмагач, без 112 номерына мөраҗәгать итәбез. Әлеге номер аша ашыгыч ярдәм машинасын чакыргач, авыл фельдшеры, нигә аннан чакырасыз дип, безне ачулана. Ашыгыч ярдәмне бит юкка чакырмыйбыз, ә нәкъ менә каты авыру һәм кичекмәстән кирәк булганга чакырабыз”, – диде авыл халкы.
Диспансеризация узучыларга УЗИ узу мөмкинлеге булмавы да өлкәннәрдә канәгатьсезлек тудырды. Инде ике ел түләүсез ультратавыш тикшерүе узу өчен чиратка язылып та, чират җитмәвен билгеләп үтте Баек авылыннан Г. Әсәдуллина.
Дусай авылы клубы директоры Ми-ләүшә Шакирова авылда обелиск төзү мәсьәләсен күтәрде. Авыл буасын чистарту мәсьәләсе дә әлегә ачык калды.
Иске Карамалы авыл җирлеге
Иске Карамалы авыл җирлегендә яшәүчеләр, һәрвакыттагыча, җыенга актив булып, мәдәният йортын тутырып диярлек килгәннәр иде. Шуңа күрә дә җирлек халкы авыл тормышы, җирлектә башкарылган эшләр белән һәрвакыт кызыксынып яши һәм үзе дә актив катнаша дигән фикер калды җыеннан.
Иске Карамалыда узган җыенда район башлыгы Альберт Хуҗин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов һәм җаваплы бүлек җитәкчеләре дә катнашты.
Җирлек башлыгы Илнур Кәримовның чыгышы башка җирлек башлыкларыныкы белән чагыштырганда бай да, тулы да һәм кызыклы да булды. Үз чыгышында ул җирлеккә кагылган бер генә өлкәне, бер генә тармакны да калдырмады. Авылдашларын районда чыгып килүче “Авыл утлары” газетасына язылырга чакырырга да мөмкинлек тапты. Җирлектә эшләп килүче кибетләрнең эшчәнлеге, алардагы сатылучы товарларның сыйфаты, товарларның сатылу күләме буенча ясаган нәтиҗәсе дә шәхсән минем өчен бик кызыклы булды.
А.Хуҗин үз чыгышында республикада һәм районда узган елда үткән мөһим чаралар, башкарылган эшләр һәм ирешелгән уңышлар хакында сөйләде. Агымдагы елда үткәреләчәк төзекләндерү эшләренә тукталды. Шулай ук җирлек башлыгы Илнур Кәримовка нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм авыл халкына бердәм булып эшләүләре өчен рәхмәт әйтте.
– Без һәр ел саен авыл җирлекләре арасында ел нәтиҗәләре буенча рейтинг үткәрәбез. Әлеге бәйгедә дистәгә якын юнәлештәге эшчәнлек карала. Әлеге нәтиҗәләр буенча Иске Карамалы авыл җирлеге, 92 балл җыеп, унтугыз авыл җирлеге арасында беренче урынны яулады. Киләчәктә дә шушылай бердәм булып, матур нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә насыйп булсын. Моның өчен сезнең бөтен мөмкинлегегез дә бар, уңышлар сезгә, – диде ул.
Район башлыгы бүләк белән килгән иде. Ул районда беренче булып туган сабыйның гаиләсенә бүләкләр тапшырды. Елның беренче сабые Яңа Карамалы авылында яшәүче Жанна һәм Мәлик Вәлиевләр гаиләсендә туган. Гаиләдә өченче булып туган кыз балага Камилла дип исем кушканнар. Камилла 2 гыйнвар көнне якты дөньяга беренче авазын салган. А. Хуҗин сабыйның әнисенә район башлыгының котлау хатын, истәлекле бүләкләр һәм ел дәвамында тренажер залы, бассейн һәм чаңгы базасына гаиләләре белән йөрү өчен сертификат тапшырды.
Шунысы да игътибарга лаек булды Иске Карамалы җыенында: халыктан нибары бер сорау керде. Ул Иске Карамалы авылында моңа кадәр эшләп килгән һәм бүген ябылу алдында торучы аптека бүлеге буенча иде.
Җыенда катнашучы район башлыгы Альберт Хуҗин бу сорауга ачыклык кертергә һәм аптека бүлеген яптырмау өчен булган мөмкинлекләрне карарга вәгъдә итте.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев