Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җирле үзидарә

Һәр җирлекнең – үз борчуы

Чираттагы җыеннар Яңа Усы, Метрәй авыл җирлекләрендә узды

Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләре чиктәш җирлекләр булып гомер итәләр. Яңы Усыда халык җыенга актив йөрсә, метрәйлеләр нигәдер азрак киләләр. Иске Карамалы авыл җирлеге быел рейтингта беренче урынны яулаган. Баек авыл җирлегендә яшәүчеләрне үзәк поликлиникадагы игътибарсызлык һәм ашыгыч ярдәм машинасының килмәве борчый. Кыскасы, һәр җирлекнең – үз борчу-мәшәкате.

Яңа Усы авыл җирлеге

Узган 2024 ел Яңа Усы авыл җирлеге тарихында иң күп грантлар алу елы буларак истә калачак. Авыл җирлеге башлыгы Галина Романова да үз чыгышында әлеге юнәлешкә аерым тукталды:

– ТР халыклар дуслыгы йорты тарафыннан үткәрелгән грантлар бәйгесендә катнашып, “Усыкай буйлары” фольклор ансамбле 50 мең сумлык грантка ия булды. Әлеге финанс чыганагы ансамбльнең солистларына керәшен халкының милли киемнәрен тегү өчен кулланыла. Бүгенге көндә кирәкле булган тукымалар сатып алынды. Шулай ук “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе үткәргән бәйгедә катнашып, 2 миллион сум күләмендә грант алу бәхетенә ирештек. Әлеге чыганакка җыелган үзара салым акчаларыннан да өстәмә кушып, шулай ук район ярдәме белән трактор сатып ала алдык. Бу техника  безгә җирлектәге байтак мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Авыл җирлегенә чираттагы инвестиция бронза дәрәҗәгә ия булган спорт командасы өчен бирелде. Сертификат күләме 15 мең сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә волейбол, бадминтон һәм өлкәннәрнең дартс командасы өчен спорт җиһазлары сатып ала алдык. Спорт мәйданчыгында волейбол сеткаларын урнаштыру өчен терәк баганалар урнаштырылды һәм эретеп ябыштыру эшләре башкарылды.

Халык җыены гадәттәгечә өстәмә чыгышлар белән дәвам итте. Җыенда катнашучылар Яңа Усы мәктәбе һәм авыл мәдәният йортының эшчәнлеге, җирлектәге оператив хәлнең торышы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, урманнардан дөрес итеп файдалану турындагы чыгышларны тыңладылар.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Яңа Усы авыл җирлеге узган елгы эш нәтиҗәләре буенча җиденче урынны били. Җирлектә терлек саны кимү, диспансеризация һәм флюорография узу, салымнарның узган елдан калып килгән өлешен җыю буенча кыенлыклар бар. Спорт һәм мәдәният, үзара салым акчаларын җыю һәм аларны куллану юнәлешендә җирлекнең нәтиҗәле эшләвен дә билгеләп үтте А. Әхмәтҗанов.

Сорау һәм мөрәҗәгатьләр күп булмады җыенда. Бикмәч авылында яшәүче Альберт Ремиев Мөслим авылының Кооператив урамы башындагы тукталышның бик уңайсыз урынга куелуын билгеләп үтте: “Таныш кешене күреп туктасаң, арттан килгән машиналар тизрәк кычкырта башлыйлар. Тукталыш борылышның нәкъ үзендә урнаштырылган, машина көтеп торучылар өстенә дә менәргә мөмкиннәр монда. Аның урынын күчерү мөмкин түгелме?” – дигән соравын җиткерде.

Мөрәҗәгать итүче авыл җирлегенә грант ярдәмендә алынган тракторны, билгеле бер күләмдә түләү хакына, авыл халкы ихтыяҗы өчен куллану мөмкинлеге булмасмы дигән тәкъдимен җиткерде.

 

Метрәй авыл җирлеге

Авыл җирлеге бүгенге көндә районда иң күп терлек асраучы җирлек булып санала. Башка җирлекләрдә терлек саны күпләп кимегәндә дә Метрәй авыл җирлегендә 400гә якын эре мөгезле терлек исәпләнә. Шулардан 131 савым сыер, 168 сарык, өч ат, ике меңнән артык кош-корт, унҗиде кәҗә хисапта тора. Метрәй җирлеге – крестьян-фермер хуҗалыклары иң күп оешкан җирлекләрнең берсе дә.

– Крестьян-фермер хуҗалыклары үз эшләрен тырышып алып баралар һәм җирлек үсешенә даими рәвештә үз өлешләрен кертәләр, – диде үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов. – “Намус” агрофирмасы, Илгиз Исламов, Алмаз Авзалов, Айнур Сәетгалиев, Илнур Ситдыйков, Рәшит Миңнегалиев, Раиф Мортазин, Айрат Корбыев, Илнар Биккинин, Раиф Ханнанов, Рафис Шәмсиевләр инде дистә еллар җирлектә нәтиҗәле эшләп килүче фермерлар булып торалар. Барлык крестьян-фермер хуҗалыклары да пай җирләренә килешү нигезендә каралган икмәкләрне өләштеләр, тиешле түләүләрен башкардылар, җирлектә яшәүче ике дистәгә якын кешене эш урыннары белән тәэмин иттеләр.

Авыл җирлеге территориясендә урнашкан Салауз-Муханда төп гомуми белем бирү мәктәбе, Метрәйдә башлангыч мәктәп эшләп килә. Ике балалар бакчасына барлыгы 27 бала йөри. Ике мәдәният йорты халыкка мәдәни юнәлештә хезмәт күрсәтә.

Җыенда катнашучы район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов Метрәй авыл җирлегеның рейтингта бишенче урында баруын билгеләп үтте һәм җирлектә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.

Авыл халкын иң борчыган сорауларның берсе – авыруга чакырганда, ашыгыч ярдәм машинасының килмәве һәм һаман да әле мәрхүмнәрне ярдыру-ярдырмау мәсьәләсе. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Д. Сөләйманов ашыгыч ярдәм машинасының чакыруга ни сәбәпле килмәвен мәсьәләгә ачыклык керткәч җавап бирергә вәгъдә итте.

Буш хуҗалыкларның ихата-бакчасында үсеп утыручы корыган чүп-чарны чистарту буенча да тәкъдим керде җыенда.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев