Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Грантлар авыл халкына хезмәт итә

Быел районыбызның өч авыл җирлеге грант отты.

Республикабызда җирлекләрнең үсешенә, халыкның тормышкөнкүрешен яхшыртуга ярдәм итүче күптөрле программалар эшли һәм бәйгеләр үткәрелеп тора. Шундыйларның берсе – авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика бәйгесе.

Әлеге бәйге авыл җирлекләрендә яшәүче халыкның тормыш сыйфатын яхшырту һәм авылның социаль мөһим проблемаларын хәл итүдә булышлык итү максатыннан үткәрелә.

2023 елда әлеге грантның финанс ярдәме 2 миллион сум тәшкил итте. Районыбызның өч авыл җирлеге – Баланлы, Вәрәшбаш һәм Түбән Табын җирлекләре, бәйгедә җиңеп, грант алуга ирештеләр. Бәйге нигезләмәсендә: “Грант акчасы беренче чиратта юллар, күперләр ремонтлауга, кирәкле техника алуга, шулай ук мәдәният йортларын һәм башка административ биналарны ремонтлауга тотыла. Грантлар су белән тәэмин итүгә һәм авылның башка проблемаларын чишүгә дә ярдәм итә,” – диелә.

 – Түбән Табын авыл җирлеге алты авылны берләштерә. Территориябез олы, авылларыбыз күп. Шуңа грантта җиңү белән трактор алырга дигән фикергә килдек,  – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов. 

Вәрәшбаш авыл җирлеге ике авылны – Иске Вәрәш һәм Вәрәшбаш авылларын берләштерә. Ике авыл да олы юл буена урнашкан.
Авылларның зиратлары да – юл буенда. Бу җаваплылык өсти: территорияләрне һәрдаим чиста тотарга кирәк. – Грант акчасы безгә күптән хыялланган “Беларус” тракторын алу мөмкинлеген бирде, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева. 

Административ биналарны төзекләндерү өчен дә авыл җирлекләренең финанс мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Шуңа Баланлы авыл җирлеге грант акчасын Шуганка авылында урнашкан күпфункцияле үзәк түбәсен төзекләндерү өчен кулланган.

–  Төзекләндерү эшләрен районыбызның “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” оешмасы башкара. Егетләр үз эшләрен бик төгәл һәм сыйфатлы итеп алып бара, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илгизә Гыйлфанова.

– Быел авыл җирлегенә яңа машина да бирелде. Безне һәрдаим кайгыртып, ярдәм итеп торган район башлыгы Альберт Хуҗинга, республикабыз җитәкчелегенә тирән рәхмәтебезне җиткерәм.
Халкыбызга хезмәт итәргә, аңлашып эшләргә насыйп булсын!

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев