Эшлисе эшләр бар әле
Җирлектә мөгезле эре терлекләр саны да кимегән.
Баланлы авыл җирлеге
Баланлы авыл җирлеге составына Баланлы, Чия-Түбә һәм Шуганка авыллары керә. Җирлектә балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә эшли. Почта бүлекчәсе, ФАП, өч кибет халыкка хезмәт күрсәтә.
Башка җирлекләрдәге кебек, Баланлы авыл җирлегендә дә халык кәгазьдә бар, чынлыкта юк: 319 йортның 95ендә кеше яшәми. Узган ел бер бала туган, 17 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Халыктан кергән бердәнбер сорау мәктәп турында булды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, мәктәпне янәдән ачу мөмкин түгел: бер-ике бала өчен мәктәп эшләтү җирлек икътисады өчен отышлы түгел. Җирлектә балалар күбрәк туса, бу мәсьәләне хәл итеп булыр иде, дигән фикер яңгырады. Мәктәпнең киләчәге, ни дисәң дә, балалар санына бәйле. Ә балалар аз.
Җыенда элеккеге “Шуганка” совхозы директоры Сәлимхан Әхмәтханов исемен мәңгеләштерергә тәкъдим итүчеләр дә булды.
– Шуганка авылының иске клубы ихатасында Сәлимхан паркы ясап, анда истәлек тактасы урнаштырсак, шәп булыр иде. Тактага совхозда тырыш хезмәт куйган механизаторларның, агрономнарның, алдынгы терлекчеләрнең исемнәре дә язылса, авылыбызның яме тагын да артыр иде, – диде Шуганка авылының ветераннар советы рәисе Фахразый Нәвшиев.
Хәл итәсе мәсьәләләрдән Шуганка авылында су трассасын, ике авылда юлларны ремонтлауны сорадылар. Җирлектә кыргый этләр дә зур куркыныч тудыра. Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илгизә Гыйльфанова бу мәсьәлә кичектергесез хәл итүне сорый, дип билгеләп үтте.
Рус Шуган авыл җирлеге
519 кеше гомер кичерүче Рус Шуган авыл җирлеге дүрт авылны үз эченә ала. Иске Смыловка, Татар Смыловкасы, Островка, Рус Шуган авылларында 253 йорт исәпләнсә дә, шуларның 219ында гына кеше яши. Җирлек башлыгы Альбина Басорина әйтүенчә, җирлектә соңгы елларда халык саны кимү тенденциясе күзәтелә. 2024 елда 13 кеше вафат булган, соңгы биш елда бу сан 49ны тәшкил итә. Бер бала туган, ун кеше җирлектән күчеп киткән.
Җирлектә мөгезле эре терлекләр саны да кимегән. Бу юнәлештә планлы эшләр башкару мөһимлеге әйтелде. Җирлектә өч фермер хуҗалыгы эшли. Усковлар һәм Новиковлар бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнсә, “Басорин” крестьян-фермер хуҗалыгында савым сыерлары үрчетелә. Җирләрне “Август-Мөслим” агрофирмасы һәм “Авзалов” фермер хуҗалыгы арендага алган.
Җирлектә ике кибет, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, ФАП, почта бүлекчәсе, чиркәү халыкка хезмәт күрсәтә. Рус Шуган мәктәбендә 18 укучы белем ала, бакчага йөрүче нәниләр саны – 4.
Авыл халкы бердәм. Моны җыенда катнашучылар да ассызыклады.
– Җирлек башлыгына рәхмәтлебез. Мәсьәләләрне уртага салып хәл итәбез, хәл ителмәслек бер проблема да юк. Православие динендәгеләрнең Троица, Раштуа, Май чабу, Качману кебек бәйрәмнәре район дәрәҗәсендә үткәрелә һәм якын-тирә авыллардан һәм шәһәрләрдән дә кунаклар җыя. “Черемушки” вокаль ансамбле, “Сударушка” бию ансамбле, төрле яшьтәге солистлар – барысы да – җирлекнең горурлыгы һәм байлыгы, – диде Галина Кривошеева.
Рус Шуган – махсус хәрби операциягә иң күп ир-егетләрне озаткан авыл җирлеге. Бүгенге көндә МХОдә 27 ир-егет хезмәт итә. Ел дәвамында авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаша: азык-төлек, кием-салым, беренче кирәк-ярак, дарулар туплана, госпитальләр өчен пеленкалар һәм күлмәкләр тегелә. Елена Гузикова окоп шәмнәре ясауны оештырган. Бер ел эчендә ул авылдашлары белән 3 мең данә шәм ясаган, быел тагын 300 данә шәм җитештергәннәр. Шәмнәр өчен парафин авыл халкы ярдәме белән алынса, балавызны җирлектәге умартачылар бирә.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 гыйнвар саныннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев