Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Баланлы җирлегендә актив халык яши

Баланлы авыл җирлеге өч авылны – Баланлы, Шуганка һәм Чия-Түбә авылларын берләштерә

Бүгенге көндә җирлектә 319 хуҗалык исәпләнеп, аларда 565 кеше гомер итә. Заманында иң көчле совхоз булып саналган җирлек территориясендә бүген “Намус” агрофирмасы, “Габидуллина" һәм “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыклары эшли. Җирлекнең бүгенге хәле, башкарылган эшләр хакында Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илгизә Гыйльфанова белән әңгәмә кордык.

– Илгизә Хисамовна, бүгенге көндә җирлек Советы һәм депутатлар корпусы халык белән ничек эшли?

– Җирлек Советы авыл халкы сайлап куйган җиде депутатны берләштерә. Алар: Илназ Әюпов, Илүсә Исламова, Эмиль Кәшәфетдинов, Самвел Оганян, Гүзәлия Юнысова һәм Гүзәл Газымовалар. Депутатларыбыз авыл җирлегендә бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә, алга куелган бурычларны башкарырга һәрвакыт ярдәм итәләр.  Күп очракта өмәләр оештырырга, теге яки бу эшләрне башкарырга, шул ук вакытта  техника белән дә, матди ярдәм белән дә җирлекнең яшәешенә үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Аерым мактауга лаеклы депутатларыбызны әйтеп китми мөмкин тугел. “Намус” агрофирмасы директоры, депутатыбыз Эмиль Кәшәфетдинов белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшлибез. Ул безгә авыл эчендәге юлларны чистарту, зират юлларын ачтыруда ел әйләнәсендә транспорт белән ярдәм итә. Шулай ук якташыбыз Алгиз Корбанов та авыл җирлеге эшчәнлеге өчен беркайчан да вакытын, ярдәмен кызганмый: җирлектә үткәрелүче бәйрәмнәргә иганәчелек ярдәме күрсәтү булсынмы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне хөрмәтләү булсынмы ул – без һәрвакыт аның ярдәменә таянабыз. Әле күптән түгел генә Шуганка авылы фельдшер-акушерлык пунктына кан басымын үлчәү аппараты да алып бирде. Шушы авылда төзелеп килүче авыл мәчетенә дә һәрвакыт үз ярдәмен күрсәтеп эшли. Җирлек Советында шушындый депутатларыбыз булу – безнең өчен зур терәк һәм олы ярдәм булып тора. Авылдашыбыз, фермер Рамил Әюпов та һәрвакыт җирлек халкы белән тыгыз элемтәдә эшли, аларның гозерләрен хәл итәргә ярдәм итә.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баланлы