Авыл җыеннары дәвам итә
Җирлектә салым түләү планы арттырып үтәлгән
Кичә җыен Октябрь авыл җирлегендә дәвам итте. Анда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.
Җирлек башлыгы Илгиз Ханнанов узган ел башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, 2025 елга булган планнар белән таныштырды.
Җирлектә салым түләү планы арттырып үтәлгән.
Шәхси хуҗалыкларда 135 баш мөгезле эре терлек, 676 кош-корт исәпләнә.
Элек исәпкә алынган күчемсез милек хуҗаларын ачыклау буенча да күләмле эш башкарылган.
Җирлектә эшләп килүче "Август" агрофирмасында 34 кеше эш урыннары белән тәэмин ителгән.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев