Автомобиль ачкычлары тапшырылды
Җирле үзидарә

Автомобиль ачкычлары тапшырылды

ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды.

Татарстан Республикасы көне алдыннан ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. "Безнең районнан автомобиль ачкычларын Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирҗанова һәм Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева алды" - дип хәбәр итә район башлыгы Альберт Хуҗин социаль челтәрдәге үзенең аккаунтында.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев