Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Актив халык яши

Михайловка авыл җирлегендә һаман да шул мәетләрне яру мәсьәләсен күтәрделәр.

 Соңгы елларда Михайловка авыл җирлеге үзгәрешләр кичерде: юллар ремонтланды, яңа мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл җирлеге советы бинасы төзелде, ял парклары ясалды. Бу эшләр барысы да хөкүмәт программалары ярдәме белән башкарылды. 

– Узган ел авылдашларыбыз тәкъдиме белән үзара салымны 1500 сумнан җыйдык. Авыл халкына рәхмәт! Әмма җәйге чорда яки ялларга авылга кайтып йөрүчеләр арасында үзара салым түләүдән баш тартучылар бар, – ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина. – Дәүләт ярдәме белән үзара салым 2 млн 500 мең сум тәшкил итте. Әлеге акчага җирлектә күп кенә мәсьәләләрне хәл итә алдык: авыл эчендәге юллар ремонтланды, асфальт түшәлгән участокларда чокыр ремонты үткәрелде,  Михайловкада чишмә төзекләндерелде. Урамнарда 13 яктырткыч алыштырылды.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев