Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Актив һәм нәтиҗәле эшлиләр

Крәш. Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләре эшчәнлегенә җитәкчелек шундый бәя бирде.

Әлеге авыл җирлекләрендә халык җыеннарга һәрвакыт актив йөри, теләп катнаша. Әмма яшьләр юк диярлек, нигездә урта һәм өлкән буын вәкилләре. Авыллар картая. Әмма халык авылларда башкарылучы эшләргә дә, район һәм республика тормышына да битараф түгел, һәрберсе белән кызыксынып яши. 

Крәш. Шуран авыл җирлеге Минзәлә районы белән чиктәш. Район үзәгеннән ерак булса да, җирлек халкы актив тормыш алып бара. Җыенда да төрле темаларга сораулар яңгырады. 

Авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин төрле юнәлешләрдә башкарылган эшләргә анализ ясады.

– Халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча узган ел күп эш башкарылды. Тат. Шуран мәктәбенең су линиясе яңартылды, – диде җирлек башлыгы һәм кече гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвен дә билгеләп үтте.  Ташъелгада медицина белгече юк. Әлеге мәсьәлә авыл халкын борчый. 

Бер төп гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Мәктәп бинасына ремонт ясалган. Биредә 15 укучы белем ала, төрле юнәлешләрдә ирешкән уңышлары да бар.  Тик балалар саны елдан-ел кими. Үзара салымны дүрт авылда – 1 мең сумнан, Ташъелга халкы 1500 сумнан җыйган. Үзара салым хисабына күләмле эшләр дә башкарганнар.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев