Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Хәтердә ул еллар һаман да

Тыл ветераны Нәгыймә Фәйрушина сугышка бәйле истәлекләрен барлый

Нәгыймә Фәйрушинага, сугыш башланганда, 10 яшь була. Әтиләре хуҗалык рәисе булуга карамастан, ул: “Балаларым өйдә ятмасын, кешенекеләр белән бергә булсын”, – дип, аларны гел эшкә куып җибәрә торган булган.

– Чирләсәк тә, эшне калдырмадык. Иртүк торып басуга чыгабыз, калган башакларны җыябыз. Көз көне салкын, өшибез. Сыйныф җитәкчебез безне жәлли. “Юеш әле басу-кырларда, әз генә ял итеп алыгыз. Кояш күтәрелсә, чыгып китәрбез”, – ди. Ике бригадир хатыны бар иде. Рәбыйга дигәне аеруча йомшак күңелле булып истә калган, ул безне яклый иде. Ә Зәйтүнә дигәне бик зәһәр, усал хатын булды. Безнең ял иткәнне күрсә, укучыларга да, укытучыбызга да эләгә иде. Аның сүгүен бүген дә онытмыйм, – дип сөйләде Нәгыймә апа.

Сугыш вакытында тормыш бик авыр була. Нәгыймә – гаиләдә өченче бала. Бөек Ватан сугышы башланганда, олы апасы – 16 яшьлек Бәһиҗә Баек авылында счетовод булып, Әмирҗан абыйсы Югары Табын авылында басуда эшләүчеләргә аш пешерүчеләр янында эшли. Ул чорда аш дигәне дә суга он болгатып бирүдән узмаган. Ул үзенә ашарга дип бирелгән өлешне – онның бөртеген дә авызына алмыйча, кулъяулыгына төреп гаиләгә алып кайта торган була. Бер уч он белән алты балалы гаиләне: апасын, эне һәм сеңелләрен ничек тә туендырырга тырышкан 13 яшьлек бала.

– Әмирҗан абыем чәчү, урып-җыю эшләрендә дә катнашты. Сугыш вакытында авылда төп көч карт-коры һәм бала-чага булды. Ач һәм ялангач идек. Районнан тикшерү килсә, әткәй мәрхүм өйгә чаба иде: аларны ничек тә ашатып җибәрергә кирәк бит! “Үзең – рәис, ә үзеңнең өеңдә ипиең дә юк! Ничек шулай яшисең?!” – дип әйткән җитәкчеләргә әткәй: “Ачлык вакытында, бөтен кешене үртәп, минем мичемнән ипи исе чыкса, дөрес булырмы? Халкым ач икән, мин дә ач!” – дип әйтә торган булган. Ипине хөкүмәткә тапшыргач, калганын колхозчыларга тигез бүлеп тараткан. Шуның өчен әткәйне бик күп тапкырлар кара машинага утыртып алып киттеләр. Әткәй безнең белән саубуллашып, яшьле күзләрен яшереп, төенчеген тотып чыгып китә иде. Ике-өч көннән аны кире җибәрәләр иде. Бернәрсәне дә үзенә алмаган, халыкны туйдырган өчен җибәргәннәрдер, дип уйлыйм, – дип балачак елларын күз алдыннан үткәрде Нәгыймә апа.

Гаиләдә Нәгыймәдән дә кечерәк балалар бар бит әле! Энесе Азатка – 8, сеңелләре Әскыя белән Зәнфәридәгә 5 һәм 2 яшь була. Әниләре пешергән ашта нибары бер бәрәңге була. Бәрәңгене барысы да калак белән читкә этә, шулай итеп кечкенә генә бәрәңге кисәге сеңелләре Зәнфәридәгә эләгә.

– Сугыш елларын искә төшерсәм, бүген дә тәнем чымырдап китә. Бәрәңге уңмый иде. Сыер булса – сөтен, тавык булса – йомыркасын, сарыкның йонын хөкүмәткә тапшырасы. Бозау үлсә дә җавап тотасы! Салым түләргә акчаң булмаса, ишегалдындагы сыерыңны алып чыгып китәләр. Әткәйнең тынгысыз эше һәм даими борчылулар эзсез узмады, 1954 елда ул йөрәк белән китеп барды. Сугыштан соңгы елларда авылга читтә йөргән бер хатын кайткан иде. “Менә мондый матур күлмәкләр, ялтыравыклы гәлүшләр киярсез”, – дип, мине һәм тагын бер кызны авылдан алып чыгып китте. Туган авылыма шул китүдән 39 ел узгач кына кайтырга насыйп булды. Себердә йөрелде, аннары Азиягә күчтем, анда апам яши иде, – дип истәлекләрен барлады Нәгыймә апа.

Югары Табын авылының тыл ветераны Нәгыймә Фәйрушина бүгенге көндә Мөслимдә, оныклары Әмир белән Ләйсән гаиләсендә гомер кичерә.

– Безнең әнкәй гомер буе гади эшче булып авыр эшләр башкарган. Аның тик утырган чагын хәтерләмим. Бакчада бер бөртек чүп тормас иде, тырышлыгына сокланырлык! “Әтиең колхоз рәисе булып, ник укымадың?” – дип сорагач: “Укырга дәрт булмады. Авыр еллар уку кайгысын калдырмады”, – дия иде. 1990 елны ул, барыбызны да җыеп, Таҗикстаннан Мөслимгә алып кайтты. “Югары Табын – минем туган авылым, шунда торасым, картлыгымны шунда каршы аласым килә”, – диде. Әнкәй бүген дә үз аякларында йөри, яхшы ашый, беркайчан да сәламәтлегенә зарланганы булмады. Беркайчан дару эчкәне юк. Исән булса, октябрьдә әнкәйгә 95 яшь тула, – ди Нәгыймә апаның кызы Нәзирә Вәлиева.

Нәгыймә апаның ике бертуган сеңелләре дә исән-сау, тик сәламәтлекләре генә чамалы. Сугыш вакытындагы ачлык, җитмәүчелек аларның үзәгенә үткән.

– Әскыя – Яр Чаллыда, Зәнфәридә сеңлем Казанда гомер кичерә. Икесенең дә йөрәкләре авырта, сәламәтлекләре юк. Ярый ла без сугышка кадәр ныклап ашап ныгыганбыз, сугыш чорында туганнарга юньләп ризык эләкмәде бит. Хәтердә ул еллар һаман да, онытылмый. Инде киләчәк буынның тормышы якты булсын! Дөньялар тизрәк тынычлансын иде! – ди Нәгыймә апа.

Фото – Н.Фәйрушинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев