Хәбәрсез югалган, димәк, исән?
Туган якны өйрәнү музеенда республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 елга якын вакыт узса да, немец-фашист илбасарларына каршы сугышта ятып калган яки хәбәрсез югалган бик күп милләттәшләребезнең исемнәре дә, батырлыклары да бүгенге көнгә кадәр ачыкланып бетмәгән. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, әлеге зур бүләкне ала алмаган каһарманнарны эзләү бүген дә дәвам итә.
Мөслим туган якны өйрәнү музеенда “Якташларыбызның фаҗигале язмышында Бөек Ватан сугышы. Һәрбер исемне искә алыйк” дип исемләнгән фәнни-практик конференция узды.
– Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Шәриповның “Утлы еллар аша” исемле ике китабы бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбыз хакындагы бөтен язмалар да анда кермәгән. Яңа истәлекләр туплана, исемнәр барлана. Музеебызның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин бүгенге көндә шушы китапның өченче томын чыгару буенча эшли. Китапка язмалар һәм фотолар туплау белән шөгыльләнәбез. Бу конференцияне үткәрүнең төп максаты – шушы, – ди туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдретдинова. – Конференция Мөслим районының сугышчан тарихын барлау максатында район башлыгы Альберт Хуҗин ярдәме белән оештырылды. Мөслим районында туып та, башка шәһәрдә яки районда яшәүче якташларыбыз, шунда яшәп бакыйлыкка күчкән ветераннарыбыз бар. Шуңа күрше районнарга да чакырулар җибәрдек, чара аларны да шушы эзләнүгә тарту максатыннан үткәрелде.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 28 март санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев