Ветераннарга истәлекле медальләр тапшырылды
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мухсинов «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында ветераннарга истәлекле медальләр тапшыру дәвам итә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мухсинов Мөслим авылында гомер итүче Минһаҗева Раина Хаҗи кызына, Хәлилова Рәшидә Гилмулла кызына, Акмалова Тәнзилә Бәдри кызына, Шәймарданова Мөсәвәрә Сәлах кызына «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен һәм район башлыгыннан күчтәнәчләр тапшырды.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев