Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Вәрәшбашның Акъәбисе

Вәрәшбаш авылында гомер итүче Нәкыя Ганиевага сугыш башланганда 6 яшь була.

“Әткәйне сугышка алып киттеләр. Без, алты бала, әнкәйнең итәгенә тагылып калдык. Әти сугышка киткәч, тагын бер сеңлем туды. Әни аны кочагына ала иде дә илереп елый иде. “И, сабый! Балакай, атаңны да күрмәдең бит. Бер тапкыр булса да кулларына да ала алмады бит үзеңне”, – дип такмаклый иде. Сугыш еллары бүген дә онытылмый. Мичне салам ягып җылыттык, утын турында хыялланмадык та. Саламның күпме җылысы булгандыр инде?! Бер кәҗәбез бар, аны тотар өчен сарай юк иде. Кәҗәне өйалдына яба идек. Сөткә интекмәдек, дип әйтә алмыйм. Бер кәҗәнең сөте кемгә генә җитсен инде?!” – дип искә ала Нәкыя апа.

Нәкыя апа үзе кебек кызлар, малайлар белән үлән җыя. Яз җитеп, яшел үлән күренә башлау белән үлән җыя башлый алар. Урманда, болыннарда бер бөртек үлән калмаган вакытлар да була. Үләнне пешереп, ашарга яраклы итеп йомарлап әзерләп куя торган булганнар.

– Кайвакыт пешереп әзерләп куйган үләнне күрше-тирә дә урлап чыга иде. Тамак туймады инде. Әзрәк аякка баскач, әнкәйләр безне дә колхоз эшенә алып чыгалар иде. Әнкәй элеваторда ашлык саклауда эшләде. Төнлә дә эшлиләр иде. Бер-беребезгә күз-колак булып, эне-сеңелләрне, абый-апаларны барлап яшәдек. Төнгә каршы эшкә киткән әни артыннан, куркып, елап калган вакытлар да, апайлар белән җыелышып сугышкан чаклар да булды. Сугыш безне вакытыннан алда олыгайтса да, балачак хатирәләре дә күңелдә саклана. Тик михнәтле сугыш еллары салган тирән эзләр бүген дә күңел төпкелләрен айкый, теләсәң дә онытылмый ул еллар, – ди Нәкыя апа.

Нәкыя 17 яшеннән Горький шәһәренә торф чыгарырга китә. 1957 елны авылга кайтып, фермага сыерлар саварга эшкә керә. Колхозда 35 елга якын хезмәт куя, шуның 28 елын савымчы булып эшли.

– Безнең чорда бик күпләр торф эшенә, урман кисүгә тартылды. Сугыш вакытында колхоз басуыннан табып алып кайткан черек бәрәңгеләр хәзер дә күз алдыннан китми. Әнкәй, черек бәрәңгене әүкәләп, табага салып, мич авызына тыга иде. Аның кызарып чыгуын алты пар күз белән көтеп алабыз, – дип искә ала Нәкыя апа. – Сугыш беткәнен ишетеп сөенүләрне әйт әле син! Бүген дә күзләргә яшь тула. Безнең өйгә дә шатлык керсен иде дип, өметләнеп, тәрәзәдән карап көттек. Үз аякларында кайтырлык булмаса, әтине капка төбендә калдырып булса да китмәсләр микән, дип көттек. Өметләр акланмады. “Исәндер, кайтыр” дигән уйларыбыз эреп юкка чыкты. Әтисез тормыш үзәкләргә үтте!..

1958 елны Нәкыя, авылдашы Миргасыйм белән гаилә корып, биш балага – 4 кыз һәм 1 малайга гомер бүләк итә. Яраткан бәндәсен сынаулар биреп сынармын, дигән бит. 44 яшендә тол калып, балаларына белем һәм тәрбия биреп, аларны ялгызы олы тормыш юлына чыгара Нәкыя апа.

– Кайнанам белән 31 ел бергә тату гомер кичерәбез. Авылдашлар, аны хөрмәт итеп, “Акъәби” дип дәшә. Кайнатабызны балта остасы, оста хисаплаучы буларак беләләр. Вәрәшбаш авылында гына түгел, күрше авылларда да йортлар салган ул. Әти белән әни тормыш иптәшем Ринатны да хатын-кызны хөрмәтләп, ярдәм итеп яшәргә өйрәткән. Алар балаларында матур сыйфатлар гына тәрбияләгән. Аллаһы Тәгалә әнигә сәламәтлек, озын гомер бирсен, – ди Нәкыя Ганиеваның килене Резеда апа.

Нәкыя апа оныкларын үстергәндә дә улына һәм килененә төп ярдәмче була. Резеда апа шушы йортка килен булып төшкәч тә, яшьләргә бер сүздә, бер уйда булып, һәр эшне бергәләп башкарырга кирәклеген төшендерә. 

– Киленемне үз кызым кебек кабул иттем. Бу йортта ул – өченче буын килен. Сәбхиямал кайнанамның васыятен бүген дә үтәп яшим. Ул миңа: “Нигезне ташламаска сүз бир”, – дип әйткән иде. Кайнанам тырыш булды, көтү куганчы тәмле ашы әзер булыр иде. Үзем дә аннан калышмадым, Резеда да бианай туфрагыннан булды, шөкер! Иртәнге дүрттән торып сыерын да сауды, сөтне тапшырып, өйдәге башка эшләрне башкарып, эшенә ашыкты. Эш күп дип беркайчан да зарланганын ишеткәнем булмады. Яшьрәк чакта умарталар да, сарыклар да күп иде. Бүген дә бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Резедага тел-теш тидерерлек түгел. Инде алга таба да тормышлары матур булсын берүк! – ди Нәкыя апа, балаларының җитеш тормышларына сөенеп.

Нәкыя апа кадерле әни генә түгел, авылның аяклы тарихы да. Үзенең белгәннәрен оныкларына җиткереп калырга, башыннан кичкәннәрне, истәлекләр итеп сөйләргә дип, якыннарына әйтеп калырга тырыша. Аңа 90 яшьне бирмәссең, яшьлектәге сөйкемлелеген югалтмаган райондашыбыз бүген дә нур чәчә төсле.

– Әнкәй белән тормыш иптәшемнең бер-берсен хөрмәт итеп һәм аңлашып яшәүләре – минем өчен зур сөенеч. Резедамның Гөлфирә апам белән охшашлыгы тәэсир иттеме, әнкәй аны бер күрүдә үз итте. Гасыр җилләренә бирешмичә, безнең янда озак яшәсен иде әнкәй! – ди Ринат абый.

Яраткан әни дә, кадерле әби дә Нәкыя апа! Олысына-кечесенә алтындай киңәшләрен биреп, кадер-хөрмәттә гомер кичерүе белән бик бәхетле райондашыбыз.

– Балалар янәшәсендә матур гомер кичерү, сөеп үстергән җан җимешләреңнең уңышларын күреп шатлану, оныклар ирешкән биеклекләр – картлыктагы иң зур бәхет ул! Минем кебек бәхетле кешеләр тагын бар микән?! Күкләр – аяз, дөньялар тыныч булсын иде, – ди Нәкыя апа.

Резеда Ганиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев