Тозлы су терелткән
Афросинья Петрова – сугыш чоры баласы. Әтисен сугышка алып киткәндә, кызга 1 яшь тә тулмаган була
– Әнкәй сөйләгәннәрдән хәтердә калган: әткәй Бөек Ватан сугышына киткәндә, мине күкрәгенә кысып кочаклаган да, яшьле күзләрен күрсәтмәскә теләп, тизрәк ишеккә юнәлгән. Миңа бармак белән төртеп күрсәтеп: “Бу бала яшәмәс, исән калмас”, – дигән. Минем бөтен тәнемә тимрәү чыккан булган. Метрәй авылында әбинең дусты Махия апа яшәгән. Ул мине тозлы суга баштанаяк тыгып алгач, мин илереп кычкырганмын, туктаусыз елаганмын. Әни шунда: “Баланы харап иттегез, үтердегез!” – дигән. Махия әби исә: “Үлми-үлми, яши бу бала! Озын гомерле булачак”, – дигән. 1942нче елның 19 сентябрендә әтинең Сталинград сугышында вафат булуы турында хәбәр килә. Мине һәм апам Любаны ятим калдырган каһәр суккан сугыш бик күп гаиләләргә кара мөһерле хатлар китерде, – дип сөйли Афросинья Никандровна.
Сугыш беркемнең дә башыннан сыйпамаган. Афросиньяның балачагы әбисе белән уза. Көн-төн колхоз эшендә булган әнисе башкалар кебек үк фронтка әйберләр әзерләп җибәрүдә катнаша.
– Сугышка киткәнче, әткәй тракторда эшләгән иде, бригадир да булды. Өйдә бик күп итеп икмәк запасы булдырган иде. Әни кешеләргә киемнәр текте, атлар карады. Сугыш чорында ачка тилмердек дип әйтә алмыйм, тик туйганчы ашау да булмады. Әтинең туталары бик интектеләр, алар ачрак булды, дип сөйли иде әнкәй. Бар эшкә дә әнкәй балачактан өйрәтеп үстерде. “Ике кулыгыз бар, эшләгез! Кешегә өметләнеп, кешегә салынып яшәмәгез” дип әйтә торган иде, – ди райондашыбыз.
Лилия Шәймиева фотосы.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 31 октябрь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев