Тормыш матур эш белән
Илисәй абый – тыл ветераны. Сугыш башланганда, аңа 9 яшь була
Илисәй Имамовны райондашларыбыз гына түгел, күрше-тирә район һәм шәһәрләрдә дә яхшы беләләр. Сынчы, рәссам буларак, аның эшләре Татарстанда танылу алды. “Студент кыз”, “Шүрәле һәм Былтыр”, “Көрәшчеләр”, “Йөзембикә”, “Әлмәндәр карт” кебек эшләре сокланып туймаслык осталык белән булдырылган. Илисәй абыйның агачтан уеп ясалган эшләре район мәдәният йортының “Әдәбиятта һәм сәнгатьтә мөслимлеләр” экспозицияләр залында урын алган. Илисәй абый – тыл ветераны. Сугыш башланганда, аңа 9 яшь була. – “Авыр булдымы ул еллар?” – дип сорау бирәләр, искә төшерү дә читен. Бик күп балалар кебек, без дә сугыш башланганның беренче көннәрендә үк колхозга эшкә чыктык. Ашау ягы юктан узмады инде аның. Җәй көне урман туендыра иде. Урман сые барыбызны да саклап калды. Үләннең ниндиен генә ашамадык! Кукы, балтырган, кузгалак – берсе дә калмады! – дип искә ала Илисәй абый. Сугыштан соң Илисәй абый әтисе Имаметдин белән колхоз остаханәсендә арба тәгәрмәчләре ясый. Мөслимдә буровойда эшләгән вакытта, кичке мәктәптә укып, ун класс тәмамлый. – Сугыш башланганда, мин 7 сыйныфны гына тәмамлаган идем. Гаиләдә биш бала үстек, мин – төпчек. Әткәй белән ике абыем Бөек Ватан сугышында катнашты. Закирҗан абыема туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмады. Сугыш вакытында уку кайгысы калмады. Тылдагылар бөтен көчне фронтка юнәлтте. Хәрби хезмәтне Свердловск өлкәсендә уздым. Кул эшләренә осталыгым армиядә дә кирәк булды. Безнең частька көзге алып кайтканнар иде. Шул көзгене рамга утыртып, кош рәсемнәре ясап куйгач, командирның мактаганы истә калган. Шуннан соң хуҗалык өлешендәге бөтен кирәк-ярак – көрәк булсынмы, башкасымы – барысын да үземә ясарга туры килде, – ди Илисәй абый. Илисәй абыйның агач эшләренә осталыгы әтисеннән килә. Өйдәге бөтен кирә-яракны Имаметдин абый үзе ясый торган була. Моңа өстәп гаилә башлыгы рәсем остасы да була. Илисәй абый әйтүенчә, аларның өйләрендә Ленин һәм Сталинның әтисе ясаган портретлары эленеп торган. Илисәй абый кече сыйныфларда укыганда, чыршыга эләргә уенчыклар да ясаган. Баланлы авылы уртасында таштан уеп ясалган мәһабәт һәйкәл тора. Бөек Җиңүнең 25 еллыгы уңаеннан сафка баскан әлеге солдат сыны. Бер кулына бала күтәреп, икенче кулын мылтыгына куйган солдатның карашы офыкка төбәлгән. Әлеге сынның авторы – Илисәй Имамов. Таш эшкәртә торган коралларны тимерчедән махсус ясатып алып кайткан ул. – Бу һәйкәлдә сугыш авырлыгының михнәтле еллары ачык сурәтләнә. Туган ягын, үзен өзелеп көткән балаларын сагынып, бер мизгелгә тын калган бер солдат язмышы гына түгел бу! Башын яклаучысы иңнәренә салган сабыйның учында – икмәк кыерчыгы. Быел Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга йөрсәк тә, күңел тыныч түгел. Таңнарыбыз якты булсын, ил-көннәребезгә иминлек урнашсын иде, – ди Баланлы мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Хафизова. Михайловка авылындагы “Солдат” һәйкәлен дә Илисәй Имамов ясаган. Илисәй абыйның рәсемнәрендә – табигать төсләре. Урман-сулы авыл һавасының саф сулышы майлы буяулар аша да борынга килеп бәрелә төсле. Баланлы авылында үзе салып чыкан йортта дивар саен – Илисәй абыйның рәсемнәре! Гөл аслыкларын да агачтан үреп эшләп куйган. Җирлектә генә түгел, республика күләмендә танылган шәхеснең хезмәтләре бүген Татарстан һәм Россия күргәзмәләрендә лаеклы урын алып тора. Илисәй абыйның “Мәңгелек көтү” сыны беркемне дә битараф калдыра алмас. Сугыш елларының авырлыгын үз җилкәләрендә татыган, башкалар хәсрәтен үз йөрәге аша кичерә алган кеше генә шундый әсәрләр тудыра аладыр. – “Мәңгелек көтү” сынында сурәтләнгән ананың карашы хәсрәтле дә, сагышлы да. Бу апа – безнең авыл кешесе, күрше урамда гына яшәде. Өч улын сугышка озатып, күзе йомылганчы газизләренең әйләнеп кайтуын көтте. Һәр көнне юлга чыгып, кулын маңгаена куеп юлга текәлеп басып торыр иде. Сугыш беткәч тә, аннан соң да кайтмады уллары. Күзләре күрмәс булса да, зарыгып балаларын көтте ул. Үткән-сүткән кешедән: “Син минем улым түгелме?” – дип сорар иде. Йөрәкләрне өзәрлек шушы күренешнең шаһиты булдым, – дип искә ала Илисәй абый. Тормыш иптәше Илгизә белән Аллаһ биргән һәр көнгә сөенеп, вакытлы матбугат белән кызыксынып, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев