Сугыштан соңгы еллар батыры
Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда, Вәсиләгә бер ай була
Вәсилә Вәҗиева – сугыш чоры баласы. Тугаш авылында гомер итүче райондашыбыз ил-көннәребезгә иминлек теләп, Җиңүнең 80нче язын каршы алырга әзерләнә.
– Вәсилә апаны сугыштан соңгы еллар батыры дип атар идем. Сугыш аның бәхетле балачагын да, әти-әниле якты көннәрен дә урлаган. 1941нче елның 20 маенда Тугаш авылында Вәҗетдин белән Мәрьям гаиләсендә алтынчы бала булып аваз салган кызчыкка бик тиз үсәргә, ныгырга туры килә. Үчтеки-үчтеки генә итеп, әти-әнисенең тезләре өстендә аркасыннан сөюләренә сөенеп утыру насыйп булмый кызга. Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның июнендә, аның әтисен сугышка алалар, әнисенең итәгендә – алты бала! – дип сөйләде Тугаш авылы китапханәчесе Флүрә Махубрахманова.
18 яше тулып та өлгерми, Вәсиләнең иң олы абыйсын да сугышка алалар. 1943нче елның язы була ул.
– Миңа ул вакытта ике яшь кенә булса да, абыйның чалымнарын яхшы хәтерлим. Кочагына алып, ныгыттырып сөйде дә, күз яшьләрен күрсәтмәскә теләп, башын читкә борды. Шул китүдән аңа әйләнеп кайту насыйп булмады. Дәһшәтле сугыш әткәйсез дә, абыйсыз да калдырды. “Хәбәрсез югалды” дип язылган кара мөһерле хатны алган көн бөтен өметләрне челпәрәмә китерде, – дип, бүген дә күз яшьләре белән искә ала Вәсилә апа. – Ул елларда авылда төп эшче көч булып балалар, яшүсмерләр калды. Авырлык катыш хәерчелек, үксезлек һәм ачлык белән үткән балачак, гамьсез яшьлек елларыбыз, әйтерсең, күксел томан эченә уралды…
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 21 февраль саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев