Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Сугышчан бүләкләр нәрсә турында сөйли?

Рус Шуган мәктәбе музеенда сакланучы хәрби бүләкләр тарихы турында

Рус Шуган мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда бик күп документлар, фотолар, Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләр бар. Алар арасында якташларыбызның сугышчан бүләкләре дә урын алган. Яшь буын, ветераннарның фотоларына карап: “Сугышта катнашучыларның барысы да фронттан медальләр һәм орденнар белән кайткан”, – дип уйлый. Ләкин бу дөреслеккә бик үк туры килми. Совет солдатлары, бабаларыбыз бүләкләр өчен түгел, ә туган җир, социалистик Ватан өчен сугышканнар! Гади солдатны да, кызылармеецны да бу бүләкләр белән иркәләмәгәннәр.

А. Твардовскийның Василий Теркины сүзләрен хәтердә яңартыйк:

“Нет, ребята, я не гордый.

Не загадывая вдаль,

Так скажу: зачем мне орден?

Я согласен на медаль”.

Сугыштан кайтмаган солдатларга медальләр бөтенләй диярлек эләкмәгән. Ватан өчен гомерләрен биргән 150дән артык шуганлының бишесе генә хәрби бүләкләргә лаек булган. Уйлап карагыз, нибары биш кеше!

57нче кавалерия полкының пулемет взводы командиры Григорий Шадрин 1943нче елның 1 февралендә 6нчы Танк армиясе боерыгы нигезендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1942 елның ноябрь-декабрь айларында Г. Шадрин немец оккупантлары белән сугышта зур батырлык күрсәтә. 4 декабрьдә Паршин разъезды янында ул пулеметыннан немец офицерын һәм дошманның 70тән артык сугышчысын юк итә. Аның пулеметы бөтен сугышларда да дошманны туктаусыз кыра. Гвардия лейтенанты Григорий Шадрин 1943нче елның 27 ноябрендә батырларча һәлак була.

Трофим Гузиков Шуган авылында туа. Кызыл Армия сафларына 1941 елда Ленинградтан алына. Авыр яраланганнан соң, туган авылында дәвалана. 1942 елның декабреннән 1943 елның апреленә кадәр ул Шуган урта мәктәбендә хәрби эшкә чакырылучыларны өйрәтә. Үзен янәдән фронтка җибәрүләрен сорый. Яу кырында үзен куркусыз сугышчы итеп күрсәтә. 1945нче елның 21 гыйнварында III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Үзйөрешле артиллерия установкасын коручы кече сержант Т.Гузиков 1945нче елның 14 гыйнварында Висла елгасында немецларның тирән эшелонлы оборонасын өзгәндә, экипаж составында беренче булып биеклеккә бәреп керә һәм 24 немец солдатын,

3 ут ноктасын юк итә, шул рәвешле һөҗүм итеп килүче пехотага ярдәм итә. Дошман уты астында мина шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән утлы коралының гусеницасын төзәтеп, үзйөрешле установканы яңадан сугышка алып керә.

Гыйнвар һәм февраль айларында танкист Трофим Гузиков янә тиңдәшсез батырлыклар күрсәтә. 298нче ОСАД командиры майор Черносов имзалаган бүләкләү кәгазеннән аның 24 гыйнварда төз атып, бер орудие, ике пулемет, өч автомашина һәм 18 немец солдатын юк итүен беләбез. 8 февральдә ул ике пулемет ноктасын тар-мар итә, фаустпатронлы биш танк истребителен, 16 немец солдатын юк итә, шуның белән биеклекне алуны тәэмин итә. Командир аны “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләргә тәкъдим итә, әмма югарырак җитәкчелек райондашыбызны II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкли. Герой танкист 1947 елда демобилизацияләнә һәм сугыштан соң Башкортостанда яши.

Лаеклы ялга чыкканчы Шуган урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән Леонид Фролов та чын мәгънәсендә Ватан сагында торган батыр булган! Ул ялкынлы патриот, чын пропагандист иде һәм һәр чыгышын: “Уяу булыгыз!” – дип төгәлли иде. Бүгенге вакыйгалар безгә аның хаклы булуын күрсәтә. 1944нче елның 23 августында дүрт сугышчысы белән ул беренче булып дошман окопларына бәреп керә, 25 немецны юк итә. Взвод командиры, кече лейтенант

Л. Фролов торак пунктны азат итүдә катнаша һәм, төп көч якынлашканчы, аны дошманнан саклый. Шуның өчен ул “Кызыл Йолдыз” орденына тәкъдим ителә.

1945нче елның 15 гыйнварында Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда Леонид Федорович, автоматтан атып, җиде фашистны, граната ыргытып, расчет белән бергә пулеметны юк итә. Взводны көчле ут астында һөҗүмгә күтәреп, немец траншеяларының ике линиясен үтеп чыкканда каты яралана. Бу батырлыгы өчен ул III Белоруссия фронтының 43нче армиясе командованиесе боерыгы белән “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә. 1945нче елның 12 июлендә 13нче гвардия укчылар корпусы командованиесе гвардия лейтенанты Л. Фроловны II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкли.

1935 елгы Шуган мәктәбен тәмамлаучылар арасында сирәк бирелүче Александр Невский ордены кавалеры Алексей Пономарев та бар. Бүләкләү кәгазеннән күренгәнчә, орден пулемет ротасы командиры, өлкән лейтенант А.Пономаревка 1944нче елның 13 сентябрендә, Польшада Ломжа крепостен алгандагы батырлыгы өчен бирелә. Дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда, ул гаскәрләр белән шәхсән үзе җитәкчелек итә. Дошман зур югалтулар кичерә. Алексей Григорьевич “Кызыл Йолдыз”, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән дә бүләкләнгән. Сугыштан соң ул Украинадагы Чернигов өлкәсенең хәрби комиссары итеп билгеләнә. Намуслы хезмәте өчен тагын бер тапкыр “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Сугыш елларында Кызыл Армиядә хезмәт итүче солдатлар туган җиребезне һәм Европаны фашистлардан азат итү өчен батырларча сугышкан. Кызылармеецларның бик күп батырлыклары, бигрәк тә Бөек Ватан сугышының беренче елларындагы батырлыклары бәяләп бетерелмичә кала. Эш анда түгел. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган һәркем: һәлак булучылар да, хәбәрсез югалганнар да, сугыштан исән-сау кайткан ветераннар да Җиңү көнен мөмкин кадәр якынайткан.

Борынгы грекларда Җиңү алиһәсе Ника канатлы булган. Тынычлыкны сакламасаң, ул очып китәргә мөмкин, дип ышанганнар. Бүген алгы сызыктагы егетләребез илебез азатлыгын 80 ел элек безгә һөҗүм иткән дошманның оныкларыннан саклый. Алар илебезнең бәйсезлеген бабалары кебек батырларча яклый. Махсус хәрби операциядә Рус Шуганнан дистәләгән егет, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватанны саклый. Аларның күбесе Батырлык ордены, Георгий тәресе, Жуков, Суворов медальләре белән бүләкләнгән, димәк, алар – җиңүчеләрнең лаеклы оныклары.

Фирдәүс Фәрхетдинов,

Рус Шуган мәктәбе директоры.

Фото Фирдәүс Фәрхетдиновның шәхси архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев