Советлар Союзы Герое
Сугыш башланган елны ук Илдар Маннановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә
ҮЗЕБЕЗНЕҢ ИЛДАР АБЫЙ
Илдар Маннанов турында язарга алындым да туктап калдым. Аның турында иркенләп сөйли алам икән бит... Үзебезнең Илдар абый ләбаса! Абый түгел, җизни әле! Җәмилә апабызның ире Илдар абыйга барыбыз да җизни дип эндәшә идек. Ул миңа балачактан таныш. Чаллыга аларга кунакка баруларыбыз... Чандыр гәүдәле, җитез хәрәкәтле, гел мәзәк сүз сөйләп көлдерә торган Илдар җизнинең якын итеп каршы алулары... Тәрәзәләреннән күренгән киң Кама, дулкыннарда җай гына тибрәлгән саллар, Кама аръягындагы урманнар... Әнә шул картина күз алдына килеп баса да, аңа бәйле истәлекләр хәтер төпкеленнән саркып чыга. Без аның шундый танылган кеше икәнен белми дә идек әле башта. Мәктәпкә укырга да кермәгән чакта сеңлем белән өченче классның “Туган тел” китабын актарып утырабыз шулай. Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин турында язганнар, фотолары да бар. Пилоткасын кыңгыр салып, гимнастеркасына медальләр тагып, елмаеп төшкән фотодагы абый бигрәк матур! Иҗекләп: “Ил-дар Ман-на-нов”, – дип укыйбыз. Шунда әти: “Илдар җизнәгез бит!” – дип куя. Ничек инде?! Безнең җизни белән дәреслектәге геройның бер үк кеше булуына һич ышанып җитә алмыйча шаккатып утырабыз. Берүзе бер рота фашистны, дистәгә якын танкны юк иткән яралы батыр егет... һәм Илсөяр белән Илгизәрнең әтисе гапгади Илдар абый.
Ул без – бала-чага белән шаярып сөйләшергә ярата. “Тыңлагыз, бер әкият сөйлим”, – дисә, янынарак елышабыз. “Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәтник булганда, яшәгән, ди, әби белән бабай, аларның өе булган, ди, таштан, сөйләемме баштан?” – Ул, хәйләкәр елмаеп, безгә карый. “Сөйлә, сөйлә, җизни!” – дип ялынабыз. Һәм кабат шул әкиятне инде фәләненче тапкырында тыңлап, алданабыз. Менә ул Җәмилә апа белән авылы Бүләккә кайтышлый, иртүк юл уңаеннан безнең авылга да туктала, хәл-әхвәл белешкәч, безне дә утырмага әйдәкләп, УАЗигына утырта, басу юллары аша Бүләккә җилдерәбез – бертуган апасы Хәлимә көтеп тора чөнки. Олылар юлда төрле яңалыклар алышып бара. Җизни үзе янына Чаллыга Габдрахман Әпсәләмовның килеп китүен сөйли, язучы биргән сорауларны кызык итеп искә төшереп ала…
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ГЕРОЕ Габдрахман Әпсәләмов дигәннән... Язучының “Алтын йолдыз” романын укып, андагы геройларга сокланып йөргән чаклар. Җәмилә апаларның китап киштәсендә “Алтын йолдыз”ның русчага тәрҗемәсен – “Орлята”ны күреп алдым. Кызыксынып, титул битен ачсам... “Фронтовому другу, Герою Советского Союза Ильдару Маннанову от автора” дип автограф язган Әпсәләмов һәм кул тамгасын куйган! Бу инде минем өчен әллә ни! Язучының да ниндие бит әле! Еллар узгач шуны белдем: Габдрахман Әпсәләмов “Ватан өчен сугышка” фронт газетасының хәрби корреспонденты булган. Герой якташыбыз турында дистәләгән мәкалә, очерклар язган. 1943 елда күренекле язучы Илдар хезмәт иткән частька килә. Алар землянкада сәгатьләр буе сөйләшеп утыралар. Нәтиҗәдә, Илдарга һәм аның батырлыгына багышланган “Батыр яуда беленер” дигән повесть дөнья күрә.
Сикия буенда яшел бакчаларга күмелеп утырган Бүләк авылы, аның чишмәләре, Илдарның, Чапаев булып, күрше-күлән малайлары белән сугышлы уйнаулары, “кылычын” ярсый-ярсый айкап, кычыткан гаскәрләрен кырып йөрүләре... “Тихвин шәһәре янында беренче мәртәбә сугышка кергәч, кызу канлы Илдарның башта кәефе кырыла хәтта”, – дип яза Әпсәләмов.
“...Пулемет, автомат тавышлары бик еракта ишетелә, дошман снарядлары да кайдадыр аланның аръягында ярыла. “Чын сугыш шундый була димени! Колакларым гына тонды. Бернәрсә дә ишетмим”, – ди ул наводчикка...”
Илдар абый белән очрашуы турында ул болай искә ала: “Кичке ял вакытында без герой белән икәүләп якташлар янына киттек. Илдарның йөзендә канәгать бер горурлык тоеп алдым. Ул Татарстан хезмәт ияләре тарафыннан махсус үзенә атап җибәрелгән колакчынлы каракүл бүрек, күн пальто, кар кебек ак фетр киез каталар кигән иде...” Татар халкының данлы улына илнең төрле почмакларыннан хатлар килә. Газета редакциясе Маннанов белән гел элемтәдә торып, тыл хезмәтчәннәренең аңа язган хатларын даими бастырып килә.
Укытучылар белән бер очрашуында Габдрахман Әпсәләмовка “Алтын йолдыз” романының геройлары турында сораулар бирәләр. Һәм... автордан Галим Урманов образының прототиплары арасында Илдар Маннанов та булуы турында ишетәләр. Куркусыз, горур, кызу канлы, бераз һавалы... Чынлап та, әдәби образ белән чын герой бер-берсенә охшаганнар шул.
Соңгы очрашуыбызда Илдар абый: “Менә бу китапта да безнең батыр егетләр турында язылган”, – дип, миңа Габдрахман Әпсәләмовның “Ак төннәр” китабын бүләк итте. Карелия фронтында, Мурманск юнәлешендә дә фашистларга каршы сугышкан бит ул. Язучының маҗаралы бу матур әсәре гомер буе күңелен яктыртып торган.
...Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятына багышланган лекциясендә Мөхәммәт Мәһдиев язучы Габдрахман Әпсәләмов әсәрләренә, аның геройларына тукталып, шундый фикер җиткергән иде: “Сугыштан соң туган ир балаларга күпләр Илдар исеме куя башладылар. Легендар герой Илдар Маннановны халык әнә шулай үз итте...”
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз
Фото – Эльмира Закированың гаилә архивыннан.
Эльмира Закирова. «Сөембикә» журналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев