Онытырга хакыбыз юк!
Район архив бүлегендә нибары бер сугыш ветераны турында мәгълүмат сакланган
Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Күпме кешене юк иткән, күпме баланы – әтисез, хатыннарны тол калдырган дәһшәтле еллар ераклаша бара. Канкойгыч сугыш авырлыгын иңнәрендә күтәргән ветераннар елдан-ел сирәгәя. Әмма 1941-45 елларда сугышта батырлыклар күрсәткән, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган әби-бабаларыбыз турында мәгълүмат туплау дәвам итә. Шунысы кызганыч: районнардагы архив бүлекләрендә сугыш чорына бәйле истәлекле материаллар, тарихи фотолар яисә язмалар сакланмаган. Дәһшәтле еллар турында тарихи мәгълүматның эзсез югалуы, аның вакытында барланмавы кызганыч.
Районыбызның архив бүлегендә бүгенге көндә нибары бер ветеранның – Габдрахман Исмәгыйлевнең документлары саклана. Архив бүлегенә әлеге документларны Г. Исмәгыйлевнең оныгы – Мөслим авылында яшәүче Ландыш Даутова тапшырган.
– Габдрахман Исмәгыйлев – минем бабам, әниемнең әтисе. Ул Олы Чакмак авылында дөньяга килгән. Бабам вафат булганда, миңа 12 яшь иде. Аның хакында истәлекләрем бик аз. Бабабыз күп сөйләшми, үзе хакында сөйләргә гомумән яратмый иде, – ди Ландыш ханым. – Бабам 40нчы елларда КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән. Сугыш башланасы елны, 1941 ел башында, бабабызны Ленинградка югары партия мәктәбенә укырга җибәргәннәр. Укыган җиреннән аны сугышка озаталар. Сугыш беткәч тә бабабыз тиз генә кайтмый. Кайткач, бабайны янәдән җитәкче итеп куялар. Ул тырыш хезмәт куя, хезмәте бик күп Рәхмәт хатлары, медальләр белән бәяләнә.
Район архив бүлегендә сакланучы документлар арасында Габдрахман Исмәгыйлевнең үз кулы белән язган автобиографиясе дә бар. Әлеге автобиографиядән Габдрахман аганың балачактан ук төпле, авырлыклар алдында югалып калмаучы ир-егет булуын аңларга була. “Мин 1906нчы елның 27 мартында Олы Чакмак авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килдем. 1914-1917 елларда авылның башлангыч мәктәбендә белем алдым. 1917-1923 елларда үз хуҗалыгыбызда эшләдем. 1921 елгы ачлык безнең гаиләбезгә бик зур үзгәрешләр кертте, әтиебез һәм абыйларыбыз ачлыктан мәрхүм булдылар. Мин әнием һәм ике кечкенә сеңлем белән генә калдым. Шуңа күрә азмы-күпме ашарга юнәтү, әнигә ярдәм итү һәм сеңелләремне саклап калу максатында кулакларга ялланып эшләдем. Мондый тормыш 1927 елга кадәр дәвам итте. 1926 елда мине ВЛКСМ сафларына алдылар һәм миңа 1926-1927 елларда авылда комсомол ячейкасы секретаре вазыйфаларын башкарырга насыйп булды. Әлбәттә, бу эшне кич белән, авыл хуҗалыгы эшләрен тәмамлагач кына башкара идем”, – дип яза Габдрахман Исмәгыйлев.
1927 елның февралендә Г. Исмәгыйлевне комитет крестьяннары рәис итеп сайлыйлар. Ә соңрак ул авыл Советы рәисе булып эшли башлый. 1932-1934 елларда Габдрахман ага партия ячейкасы испекторы итеп билгеләнә. Нәкъ менә шушы чор аның язмышында тагын бер кискен борылыш булуга этәргеч ясый. 30 яше дә тулмаган егетне 1937 елда КПСС райкомының беренче секретаре итеп билгелиләр. Ул чорда партия кешеләре, җитәкчелек кая кушса, шунда җибәрелгән. Габдрахманны 1941 елның январенда Ленинградка, ВКП(б) үзәк комитетының Ленин курсларына укырга җибәрәләр. Яшь курсант Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк Совет Армиясе сафларына алына. Сугыш елларында Габдрахман Исмәгыйлев политработник булып эшли. Польша, Варшава, Берлин кебек шәһәрләрне алуда катнаша. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач та ул хәрби хезмәтен дәвам итә.
Туган ягына 1946 елның июнендә кайта Габдрахман Исмәгыйлев. Сугыштан кайткач, ул җитәкче вазыйфаларда хезмәт куя. Сарман районында Башкарма комитет рәисе булып эшли. Тырыш хезмәте өчен 1977 елда Г.Исмәгыйлев “Хезмәт ветераны” медаленә лаек була.
Габдрахман Исмәгыйлевнең архивка тапшырылган ике дистәдән артык документларыннан алынган кыскача мәгълүмат шушы. Документлар арасында гарәп хәрефләре белән язылган кәгазьләр дә, белешмәләр һәм төрле елларда депутат булып сайлану турында таныклыклар, хезмәт кенәгәсе, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да бар.
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган райондашларыбыз хакында берәр бит кенә булса да язмалар сакланса, күпме ветеран белән таныша, аларның истәлекләрен барлый алыр идек.
Фото – Район архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев