Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Минем горурлыгым

80 ел элек Совет халкы өлешенә төшкән коточкыч сынау – Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Дүрт ел буе барган канкойгыч сугыш, гаять зур югалтулар һәм бабайларыбызның, тылдагы әби-әниләрнең ныклыгы илебез һәм бөтендөнья тарихында онытылмас эз калдырды.

80 ел элек Совет халкы өлешенә төшкән коточкыч сынау – Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Дүрт ел буе барган канкойгыч сугыш, гаять зур югалтулар һәм бабайларыбызның, тылдагы әби-әниләрнең ныклыгы илебез һәм бөтендөнья тарихында онытылмас эз калдырды. 

Меңәрләгән кешенең гомерен өзгән бу сугыш күпме кешеләрнең язмышын үзгәртте һәм бөтен дөньяны тынычлыкның кадерен белергә, һәм фашизмга каршы тору кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итте. Бүген, шул фаҗигале вакыйгаларны искә алып, без Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган каһарманнарны искә алабыз, аларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә баш иябез.

Шуларның берсе минем бабамның әтисе – Шәймәрданов Шамил Шәймәрдән улы (1913-1991) – кызылармияче, шофер, танкист-механик. Ул 19нчы инженер-сапер бригадасында һәм 7нче штурм инженер-сапер бригадасында хезмәт иткән. Бабам үзен Ватанның чын патриоты итеп күрсәтә. 1941 елның июнендә һәм 1944нче елның 30 гыйнварында ике "Сугышчан казанышлары өчен" медале белән бүләкләнә. 9 июльдән башлап, НЛПны күчерү буенча хәрби биремне үтәгәндә, Буг һәм Сан елгаларында кичү ясау өчен, дошман самолетлары тарафыннан берничә тапкыр бомбага тотыла, куркыныч булуга карамастан, үз гомерен кызганмыйча, автомашинаның техник торышын һәм паркның сакланышын саклап калу өчен, машина белән оста маневрлар ясый, паркны билгеләнгән урынга төгәл вакытында илтә, шуның белән бергә елга аша кичүне уңышлы үткәрүне тәэмин итә. Буг һәм Сан елгаларын кичкәндә, һөҗүм итүче Кызыл Армия частьларына алга бару өчен ярдәм итә. Сугышчан задание үтәгәндә, машинаны бик яхшы техник хәлдә тоткан сугышчы була ул.

1944нче елның 7 февралендә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен бабам "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнә. Соңрак 1945нче елның 8 февралендә "Хәрби казанышлары өчен" медален ала. 1985 елның 6 апрелендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Шулай ук минем бабам 26 тапкыр Югары командующийның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бөек Ватан сугышы барышында ул Орел, Чернигов, Овруч, Коростень, Новгород-Волынский, Сарна, Ровно, Изяславль, Дувно, Кременец, Львов, Рава-Русская, Ярославль, Сандомир, Кельн, Петраков, Прага кебек шәһәрләрне азат итүдә, дошманның Берлин, Трахтенберг, Шпротау, Зорау, Виттенберг шәһәрләрен алуда катнаша.

Берлинга 60 чакрым кала аларның частен Прагада чолганышта калган Власов армиясен һәм Прага шәһәрен азат итәргә юнәлтәләр. Прага шәһәре инде Берлин алынганнан соң һәм Җиңү игълан ителгәннән соң гына азат ителә. Шулай итеп, Шамил Шәймәрдановка сугышның беренче көненнән башлап соңгы көненә кадәр сугышырга туры килә.

Ахырда шуны әйтәсем килә: кыюлыгың, иманың, Ватаныңа булган мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа, бабам. Безгә тынычлыкта яшәргә мөмкинлек биргәнең өчен рәхмәт. Синең батырлыгың һәрвакыт минем хәтердә булачак, һәм мин аны алга таба буыннан-буынга тапшырачакмын. Сиңа һәм Бөек Ватан сугышының барлык геройларына мәңгелек дан! 

Сугыш еллары, каты җилләр,

Яшьлек үтте, кан коелды.

Бабам – батыр – алда барды,

Ватан өчен җанын куйды.

Хәтерләрдә сине саклап, бабам, 

Җиңү бәйрәмен бәйрәм итәбез.

Синнән калган изге юлны,

Бүген дә без дәвам итәбез.

Зилия Шәймәрданова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы.

Римма Афзалова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев