Курку белмәс Арыслан батыр
Кеше язмышларында тарих чагыла. Арыслан Байгузинның исеме алтын хәрефләр белән язылырга лаек.
Бөек Җиңүгә 80 ел тулды. Матур уй-хыялларны җимергән, бик күп гаиләләрдән канлы күз яшьләре түктергән Бөек Ватан сугышы ишек шакымаган өй калмагандыр, мөгаен. Сугыш авырлык-
ларын үз җилкәләрендә татыган әби-бабайларның күбесе инде арабызда юк.
Арыслан Байгузин хезмәт юлын Бикмәч башлангыч мәктәбендә башлый. Балаларга төпле белем бирү уе белән янган егетне 1941нче елның 13 августында сугышка алалар. Рай-он хәрби комиссариаты аны Саратов өлкәсендәге Волжск шәһәрендәге авиация мәктәбенә җибәрә. Арыслан мәктәпне тәмамларга өлгерми, Могилев шәһәрендәге пехота училищесына, 1942 елда исә Сталинград фронтына озатыла.
Арыслан Байгузин сугышның беренче көннәреннән үк курку белмәс, батыр йөрәкле булуын һәр адымда, мөһим биремнәрне үтәгәндә күрсәтеп, раслап тора.
1943 елның августында Донбассны азат итү сугышларында Арыслан Минлегәрәй улы яралана. Сугышта күрсәткән кыюлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Ике айдан артык госпитальдә дәваланганнан соң, аны Көньяк-Көнбатыш фронтка җибәрәләр. Запорожье янындагы сугышларда ул кабат каты яралана һәм дүрт ай Ростов өлкәсенең Миллеров шәһәрендә госпитальдә ята.
1944 елның гыйнварыннан ул тагын сугышка кереп китә. Украина фронтында взвод командиры була. Каты бәрелешләрдә яраланып, янәдән госпитальгә эләгә. Хезмәттәшләре аны бәрелешләр вакытында һәлак булган дип уйлый. А.Байгузинның һәлак булуы турында әти-әнисенә хәбәр җибәрелә. Бу авыл халкы өчен дә зур югалту була.
Чынлыкта, кыю, батыр егетне дошман пулялары җиңә алмый. Дәваланып чыккач, йөрәгендә дошманга карата нәфрәт, туган җиренең азатлыгы, тыныч тормышта гөрләп чәчәк атуы турындагы хыяллары ир-егетне кабат Украина фронтына алып килә. Аннан ул Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Разведчик буларак, мөһим бирем үтәп, ул иптәшләре белән немец минометларының төп урынын ачыклый. Бу батырлыгы өчен ул “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Аның турында газетада “Комсомол Байгузинның батырлыгы” исемле мәкалә басылып чыга. Анда мондый юллар бар: “Төнлә бертөркем сугышчылар дошманның алгы сызыгын үтеп, тылда күзәтү пункты алдылар. Алар дошман турындагы мәгълүматларны, квадратларны һәм ут нокталарының урынын рация аша батареяга тапшыра. Миномет батареялары уты белән дошманның пулемет ноктасы басып алынды һәм тар-мар ителде. Шулай итеп, безнең пехотага алга барырга һәм һөҗүмгә күчәргә мөмкинлек ачылды. Җиңүләре өчен өлкән сержант А.Байгузин һәм аның сугышчан иптәшләре хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнделәр”, – диелгән.
Җиңү шатлыгын Арыслан Байгузин Бреславль шәһәрендә каршы ала. 1946 елда ул демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта. 1945 елда “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.
Арыслан Байгузинның исеме җисеменә туры килә. Күп тапкырлар яраланып та, рухы сынмаган, чын арыслан кебек батыр, көчле булып кала алган Арыслан Миңлегәрәй улы сугыштан соң бөтен сәләтен укытучылык хезмәтенә багышлый. 48 еллык педагогик хезмәте дәверендә ул химия, биология фәннәреннән тирән белем бирү белән бергә укучыларны тормыш кадерен белергә, хезмәтне яратырга, туган илгә тугрылыклы булып калырга өйрәтә.
Әти-әнисенең горурлыгы булып, туган ягына исән-сау кайткан батыр егет, өйләнеп, хатыны белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да, әти-әниләре үрнәгендә тырыш, акыллы, хезмәт сөючән булып үсәләр.
Галина Арыслан кызы – минем беренче укытучым. Арыслан абый турында күбрәк белгән саен, мин герой һәм аның кызы Галина Арыслановна кулы астында башлангыч белем алуым белән горурланам!
Диана Әхтәмова, Мари Бүләр мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Фото – Байгузиннарның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев