Курчаклы уйнамадым – ат җиктем
Атлас авылында яшәүче Гөлчирә Вилданова күптән түгел 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өлкән яшьтә булуына карамастан, үз аякларында йөрүче, үткәнен яхшы хәтерләүче, әле хәзер дә балаларын гына түгел, оныкларын да барлап, тормыш кагыйдәләренә өйрәтүче Ак әби ул. Сугыш чорының авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, балачагын сугыш урлаган чор баласы.
Гөлчирә апа Сарман районының Кормаш авылында дөньяга килгән. 4 сыйныфны тәмамлау белән, 11 яшеннән колхоз эшенә йөри башлаган.
– Башта әтиебез, аннан соң абыебыз сугышка китте. Мәктәптән кайткач, төштән соң колхозга эшкә китә идем, чөнки өйдә миннән кала тагын өч бала бар, эшләмичә булмый. Авылда өлкәннәр дә хатын-кызлар гына калды. Эшләмәгән эш калмады инде ул чорда: көлтә дә бәйләдем, кибән дә куйдым, кырыгар сутый печән дә чаптым. Курчак белән уйнау урынына ат җигеп икмәк ташыдым. Ул вакытта миңа 16 яшь тә тулмаган иде әле. Бар эшне дә башкардым, зарланып, елап утырырга вакыт булмады безнең, – ди ветеран, үткәннәрен искә алып.
“Хатын-кыз ирләрдән көчлерәк, дип исәплим. Әгәр сугыш вакытында безне әтиләр белән калдырып, әниләрне сугышка алсалар, алар Берлинга бер елда барып җитәрләр, әмма без алардан башка тылда ачтан кырылып беткән булыр идек”, – дигән Туфан Миңнуллин.
– Урып-җыю чорында басудан икмәк ташырга да туры килде. Ул чорда ашлыкны “Коммунар” комбайны белән җыялар иде. Без шуның янына ат белән килеп туктыйбыз да ашлыкны, арбага төяп, амбарга алып кайтабыз. Җиргә ныклап дым төшкәнче, төнге икеләргә кадәр эшләдек. Бригадирлар иртәнге дүрттән үк бар кешене эшкә чакырып, кемнең кая барасын әйтеп чыга иде. Алҗысак та, авырсак та, эштән калу, кайтып китү турында уйламадык, – ди Гөлчирә апа.
Авыр хезмәт башкаруына карамастан, җиде класс белем ала ул. Бөек Ватан сугышы башланган һәм тәмамланган көннәрне күз яшьләре белән искә ала Гөлчирә апа.
– Сугыш башланган көнне иртән мәктәпкә җыелдык. Укытучыларыбыз безне елап каршы алдылар. Барыбызны да линейкага җыйдылар һәм сугыш башлануы хакында хәбәр иттеләр. Без бала-чагалык белән башта аңламасак та, әтиебезне, абыебызны сугышка алгач, сугышның никадәр куркыныч булуына яхшы төшендек. Әтиебезнең сугышта үлеп калуы турында өчпочмаклы хат алган көн иң куркыныч көн булып хәтердә саклана, – ди Гөлчирә Вилданова. – Сугыш бетеп, җиңү көне килгәнлеге турында хәбәрне Нөркәй базарында ишеттек. Чәршәмбе көнне Нөркәй авылында базар була торган иде. Базар уртасында ясалган сәхнәдән хәбәр иттеләр сугыш тәмамлануын. Бар халык шатлыктан елый, кочаклашалар, бииләр!..
Сугыштан соң Гөлчирә апага урман кисүдә эшләргә дә насыйп була. Бу хакта ул бүген дә авыр тойгылар белән искә ала.
– Урман кисү эшенә алтышар айга җибәрәләр иде. Ул чорда поездларга утын ягалар иде бит. Утынны 60-70 сантиметр озынлыкта кисеп, яра идек. Утын юеш булып, бер бәрүдән генә ярылмас иде. Аякта чабата булды, ул урманда юешләнеп, баулары өзелеп интектерә иде. Тешне кысып, кулны йодрыкка төйнәп, тавышсыз гына елаган чаклар күп булды инде. Инде сугышлар булмасын берүк, илләр тыныч булсын дип, тырыша-тырыша эшләдек, – ди ветеран.
Илләр тынычланып, тормыш үз эзенә кайткач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя Гөлчирә Вилданова. Терлекчелектә эшли.
– Атлас авылына кунакка килгән идем, шунда Шәмгун исемле егет мине ошатып калган. Озак та тормады, артымнан килеп тә җитте мут егет, – ди ул елмаеп. – Атласка килен булып төшкәч, терлекләр симертүдә хезмәт куйдым. Монда да алдынгылыкны бирмәдем, эшкә нык булдым.
Шәмгун абый белән Гөлчирә апа биш балага гомер бүләк итәләр. Инде үз тормышыбызны төзедек, гаиләбез түгәрәк, дип сөенеп яшәгәндә, Шәмгуне кинәт кенә бакыйлыкка күчә. Ни кызганыч, бала югалту ачысын да татырга туры килә Гөлчирә апага: улы белән кызын җирли.
– Шәмгунем бик акыллы, эшчән һәм уңган ир булды. Балаларны да, үземне дә бик яратты, тик гомере генә бик кыска булды. Шөкер, бүген калган балаларымның, оныкларымның бәхетенә куанып гомер итәм. Балаларым барысы да тәртипле, тәүфыйклы булдылар, күземә генә карап тордылар. Хәзер дә “әнием”, “дәү әнием” дип хөрмәтләп, кадерләп яшиләр үземне, – ди бәхеттән балкыган Гөлчирә апа.
Бүген Гөлчирә Вилданова улы Рафак һәм килене Рәйсә тәрбиясендә гомер итә.
– Әниебезнең туган көнендә классташым шалтырата. “Бик бәхетле син, Рафак, янәшәңдә әниең бар”, – ди. Чыннан да, Аллаһка мең шөкер, әниебез бүген дә барыбызга командир булып, барыбызны да җыеп, тәртипкә өйрәтеп тора. Әниебезгә озын гомер бирүе өчен Аллаһка мең рәхмәт! Без өйдә булмаганда, чәен дә куеп эчә, ашавын да үзе кайгырта. Әниебез белән без бик бәхетле булдык, аңа барысы өчен дә рәхмәт! – ди Рафак абый, әнисе белән горурланып.
Бүгенге тормышына куанып гомер итә тыл ветераны.
– Хәзерге матур тормышның төшкә дә кергәне юк иде. Өйләребез дала хәтле, суы кергән, чыккан, мунчада да газ бит хәзер! Утын кисү, утын ташу дигән әйберләр онытылды бит. Шушы матур дөньяда исән-сау яшәргә насыйп булсын! Иң мөһиме – илләребез тыныч, имин булсын! Балаларыбыз да, оныкларыбыз да “сугыш” дигән куркыныч афәтне күрмәсеннәр. Бар кеше дә бәхетле тормышта сөенеп яшәсен! – ди матур, горурланырлык тормыш юлы узган тыл ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев