Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Колхозның йөрәге

Тыл ветераннары аяклы тарихка тиң. Хәмзә абый да шулар сафында.

Хәмзә Ибраһимов – тыл ветераны. Унынчы дистәсен ваклап баручы райондашыбыз бүген дә хәрәкәттә. Без килгәндә, Хәмзә абый җитез хәрәкәтләр белән ишегалдында кар көрәү белән мәшгуль иде.

– Менә кыш юк дигәннәр иде, мулдан явып ташлаган бит әле кары да! Шөкер, кышлары да исән-имин үтеп бара. Җиңүнең быел 80нче язын каршы алабыз. Аллаһ биргәненә сөенеп, шөкерана кылып кына яшибез. Алга таба да саулыктан аермасын! – диде райондашыбыз.

Хәмзә абый – Нарат Асты авылы егете. Чордашлары аны “колхозның йөрәге” дип атаган. Бу исем юктан гына тагылмаган үзенә! Колхозда иң кирәкле һөнәр иясе була Хәмзә абый. Ясалма орлыкландыру технигы булгач, егетнең эштән тынып торган чагы булмый. 

– Әниебез гомер буе фермада хезмәт куйды, таналар карады. Әти белән икесе эштән бушамады. Шулай да аларның зарланганын, эш авыр дип уфылдаганын ишетмәдем. Кечкенә чакта әтинең үзе сайлаган һөнәре буенча белем үзләштерүен сөйләве бик мавыктыргыч булып тоела иде миңа. Ясалма орлыкландыру буенча төрле белгечләр үткәргән укуларның берсеннән дә калмый шәһәрләргә йөрде, тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган районара семинарларда да бик еш катнашты безнең әти, – дип сөйләде кызы Энҗе. – Сыерларны каплату тулысынча ясалма рәвештә башкарылгач, каплату эше сыерның теләгенә карап алып барыла һәм әтинең көненә 20-30 баш сыер каплаткан вакытлары да булды. Истә калган, күпчелек сыерлар игезәк бозаулар китерә иде.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 28 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев