Картлык миннән курка
Ташлыяр авылында гомер итүче тыл ветераны Тәнфидә Фәрхетдиновага быел 99 яшь тула.
Сугыш башланганда, Тәнфидәгә 15 яшь була. “Ашап, теләгән киемебезне киеп үсмәдек, бик интегеп яшәдек, авыр еллар булды”, – дип искә ала тыл ветераны.
– Ул елларны искә алганда да бөтен тәнем чымырдап куя. Җиде класс белем белән колхозда да эшләдек, фронтка ярдәм дә озаттык. Сугыш башлангач, авылда басудан икмәк җыяр кеше дә калмаган иде. Бөтен кешене кырып-себереп сугышка алып киткәч, авылда төп көч булып мәктәп укучылары, карт-коры гына калды. Тырма-чалгы белән нинди эш бар, шуны башкардым. Күбрәк ир-ат эшен эшләдем. Авылда эшне синекенә-минекенә бүлеп торучы юк. “Алҗыдыңмы?” – дип баштан сыйпаучы да булмады. Бөтен сыйныфташларым үлеп бетте. Аллаһ гомер биргәч, яшим һаман. Яшәгән саен яшисе килә икән, – ди тыл ветераны Тәнфидә Фәрхетдинова.
Сугыш елларында кар астыннан чыккан бодайны ашап, авылда бик күп кеше, шул исәптән бала-чага да кырылып үлә. Тәнфидәләр гаиләдә сигез бала була, сугыш тәмамланганчы аларның икесе генә исән кала.
– Кар астыннан шытып чыкан бодай агулы булган. 16, 14, 12 яшьлек бертуганнарым шул бодайны ашап харап булды. Сугыш берәүне дә аямады. Тез астына китереп суксалар да, егылмаска тырыштык, – ди тыл ветераны.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 апрель саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев