Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Картлыгыбыз рәхәт үтә

Бөек Ватан сугышы елларын күз яшьләре белән искә алучы Хөппинур Каюмова шулай ди.

Тойгелде авылында яшәүче тыл ветераны Хөппинур Каюмова – тыл ветераны. Райондашыбызга, сугыш башланганда, 7 яшь кенә була.

– Сугыш башланган көнне бик яхшы хәтерлим. Мәктәпкә укырга кергән ел иде ул. Уку, белем алу куанычын каһәр суккан сугыш миллионлаган кисәкләргә ваклап, көл итеп күккә очырды. Ашарга да юк, киенергә дә. Көн җылы булса, мәктәпкә барабыз. Салкын икән – өйдә утырасың. Картлыгым рәхәт дәвергә туры килде, дип сөенәм, – ди Хөппинур апа.

Сугыш башланганда, Хөппинур апаның Сарман районының Имән авылында яшәгән чагы була. Илгә килгән авырлыклардан зар-интизар булып, әнисе, кечкенә Хөпинурны җитәкләп, Тойгелдегә килә. 

– Биредә әниемнең сеңлесе Мәдинә апа гомер кичерә иде. Бергә җиңелрәк булыр дип килгәнбездер инде. Әтине күрә алмам, беркайчан да “әти” дип әйтә алмам инде дип, ятсам да, торсам да, әткәйне уйлый идем. Аллаһы Тәгалә сабыйның күккә карап ялваруын ишеткәндер: 1943 елда, аягы каты яраланып, әткәй сугыштан кайтты. Кайту белән эшкә билгеләделәр үзен. Аягың төзәлсен, дип тормадылар. Терлекче дә булды ул, тракторга су да ташыды, каравылда да торды. Сугыш вакытында үзәккә үткәне ачлык булды. Балачак бит, ашыйсы, үсәсе килә! Сугыштан соң киндер, җитен йолкыдык, башак җыйдык. Бу куллар белән башкарган хезмәтне саный китсәң, исәбенә чыкмалы түгел, – дип хәтер капчыгын бушатты Хөппинур апа.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев