Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

“Кара тышлы дәфтәр” ни сөйли?

Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсифулла Хәйруллинның сугыш чоры истәлекләре.

Дәвамы. Башы газетабызның

4, 11, 18, 25 апрель саннарында.

1941нче елның 24 июле

Сызланулар, сыкранулар

Машиналарга көйләнгән немец радиосы, барлык мәйданны яңгыратып, рус, татар, казах, үзбәк телләрендә мөрәҗәгать белән чыкты. Бер үк текстны һәр телдә сәгать саен кабатлыйлар. Аңлашылганча, без 20-22 июльдән чолганышта икәнбез. Безнең күпме көчебез калганын, корал, техника санын, хәтта командирларның исем-фамилияләренә, туган елларына, кайда туганнарына кадәр белеп әйтәләр. “Сезнең язмыш хәл ителгән! Әсирлеккә бирелегез, коралларыгызны тапшырыгыз! Командирларны, коммунистларны, комсомолларны терәп атабыз, беренче очраган баганага асабыз!” – дип акыра немец рупордан.

Немецларның кансызлыгының чиге юк. Болардан һичнинди рәхим-шәфкать көтәрлек түгел! Эх! Без дә танк дивизиясе сугышчылары идек бит! 10-15 көн эчендә хәлләр бөтенләй кире якка үзгәрде. Снарядлар бетте, ягулык юк. Азык-төлек турында уйлыйсы да түгел. Без тулысынча диярлек чолганышта.

1941нче елның 25 июле

Чолганыштан чыгу

Безнең 30-40 кешелек отряд Смоленскиның төньяк-көнбатышында дошман төркемнәре белән бәрелешә-бәрелешә көнчыгыш якка атлый. Ачык урыннардан бару мөмкин түгел. Бездән алда һәм артта баручы вак-вак төркемнәр урманнар, куаклыклар, елга-сазлыклар аша, елга ярларына сыенып, чолганыштан чыгу юлын эзли. Урман эчләп барганда, лесник йортлары да очрый. Анда туктап, коесыннан су эчеп, юынып алабыз.

1941нче елның 28 июле

Дошман безнең 16нчы һәм 20нче армияләрнең көнчыгышка чигенү юлы булган Соловьево (Днепр) кичүен бикләде.

Без, үлемгә дучар ителгәннәр,

Саклап калу өчен гаскәрне,

Днепрны үтеп, көчләр тупланганчы,

Каршылыйбыз канлы мәхшәрне!

Чигенүче армияләрнең ил эченнән килүче бик күп яңа көчләр белән кушылу мөмкинлеге бетте. Шулай да бөтенләй үк өметсез түгел икәнбез. Безнең еракка ата торган (“дальнобойный”) пушкалар ата башлады, каяндыр “Катюшалар” тавыш бирде. Әмма немец Мәскәүне алу өчен бөтен көчен куя. Разведка хәбәр итә: дош-

ман безнең участокка 50 автомашина белән 2500 солдат китергән. Димәк, алда пехота бәрелеше көтелә. Бу каты сугыш булачак. Без дә пехота хәлендә хәзер.

1941нче елның 29 июле

Днепрның Соловьево кичүе тагын безнең кулга күчте. Чолганышта калган 16нчы, 20нче армияләрнең һәм көнбатыштан килүче башка таркалган армияләрнең исән калган частьларының ике көн буена барган аяусыз сугышы нәтиҗәсе иде бу. Чолганышта калган гаскәрләр белән тылдан килгән гаскәрләр бергә кушылды. Днепр аша чыгарлык кичүне саклау Кардымово һәм Ярцево дигән пунктларда билгеләнде.

1941нче елның 31 июле

Безгә бәхет елмайды

Төньякка, туп-туры Тимер казык йолдызлыгына карап барган батальон, арып-алҗап, хәлсезләнеп, ташландык окоп-ларга, блиндажларга килеп төртелде. Командирлар адымлап кына һәр сугышчыга оборона участогы билгеләделәр. Төнне бер-беребезне саклап үткәрдек. Бездән 400-500 метр ераклыктагы юлдан төне буе немец техникасы ил эченә агыла торды. Таң аткач кына күрдек: кичә генә монда коточкыч сугыш булган! Җир өсте мәет белән, үлгән атлар белән тулы. Ватык-җимерек техника, чалкан әйләнеп төшкән пушкалар... Без урнашкан окоплар Днепр елгасына таба еракка-еракка сузылган.

Иртән немецлар һөҗүмгә күчтеләр. Безнең батальон өстенә өч зур танк, танк-лар артында бер батальон тирәсе автоматлы фашистлар килә. Немецлар безнең монда ашыгыч килеп урнашуыбызны белмәгәннәр, күрәсең, үзләрен бик иркен тоталар. Танк люгыннан ярты гәүдәсе чыккан командирлары да бер гамьсез генә алга карап бара. Ләкин көтмәгәндә бер могҗиза булды: уң яктан килүче танк, траншея җимерелеп, бер якка янтайды, гусеницасы зыр-зыр әйләнә башлады. Шул арада безнең яктан автомат очереды яңгырады һәм люктан ярты гәүдәсен чыгарып, кукыраеп килгән фашист авып төште. Шул арада аның таш тутырылган капчык кебек ишелгән гәүдәсе танк эченә шуышты. Бу танкка ярдәмгә килгән икенче танкны ялкын чолгап алды. Безнең командирлар төрле яклап кычкыра: “Пленга алмаска! Пехотаны танклардан аерырга, чолганыштан чыгарга!” Траншеялардан, окоплардан күтәрелеп чыккан сугышчылар дошман өстенә ташланды. Пулеметлар, автоматлар ярсып үкерде. Вакыт отар-га кирәк иде. Хәрбиләрчә оста төзелгән оборона сызыгы безгә нык ярдәм итте.

Немец самолетлары күренмәде. Алар бүген Днепр буйларын – Соловьев кичүен бомбага тоталар.

1941нче елның 31 июле

Яралану

Смоленскидан бик ерак урнашмаган Кардымово җирендә барган бәрелештә мин яраландым. Күпме мәхшәр эчендә йөреп тә эзләп таба алмаган фашист ядрәсе мине Кардымово дигән җирдә куып тотты...

Кардымово белән Смоленск арасы 25 чакрым тирәсе генә. Безгә дошманны тоткарлап тору бурычы йөкләнде. Төньяктан немец танклары, артиллериясе туктаусыз атып тора. Каты бәрелеш булды. Татарстаннан, Казаннан туплап җибәрелгән 18нче дивизия (күбесе – татарлар, аннан кала рус, мари, чуваш, мордвалар бар) кырылып бетте.

Сугыш кырыннан мине Әгерҗе районының Мукшур авылыннан булган сугышчан дустым Әнвәр Хөсәенов (1921 елгы) алып чыкты. Үзе ике кулына ике граната тотып якынлашып килгән немец танкына каршы китте... Сугышлар тынып торган арада, без яралыларны санитарлар килеп җыеп алды.

Без – санчастьта. Сәгать – кичке тугыз. Яраларны юып, чистартып бәйләделәр. Төн бик тынгысыз, шау-шулы булды. Снарядлар сызгыра, без урнашкан палаткаларның өстеннән генә очкан кебек.

Икенче көнне җиңелрәк яралыларга урман эченә урнашкан яралыларны җыю пунктына үз җаебыз белән бара торырга куштылар. 1-2 чакрым ара үткәч, таптык без ул урынны. Авыр яралылар бик күп иде анда. Әллә ничә көн яткан каты яралылар сызланып кычкыралар, сүгенәләр, саташып сөйләшәләр, язмышны каһәрлиләр... “Немецлар Смоленск оборонасын өзгәннәр” дигән авыр хәбәр килде. Берничә сәгатьтән бу урынга дошман килеп җитәргә мөмкин. Йөри алырдайларга Дрогобуша дигән җыелу пунктына барырга боерык булды. Алда – Днепр, аны кичеп чыгу – зур проблема.

Дәвамы киләсе санда.

Гөлфия Мөхәммәтгараева.

Тегермәнлек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев