“Кара тышлы дәфтәр” ни сөйли?
Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсифулла Хәйруллинның сугыш чоры истәлекләре.
Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсифулла Хәйруллинның сугыш чоры истәлекләре.
Дәвамы. Башы газетабызның 4, 11, 18 апрель саннарында.
Чолганышта
Бераздан безнең чолганышта калуыбыз билгеле булды. Аңлашылганча, немец безне уң һәм сул фланглардан читләтеп, 100 чакрым ераклыктан әйләндереп алган. Күпме халык, армия, техника! Чолганышта калу ул әле җиңелү яки беттек дигән сүз түгел! Корал беткәнче көрәшергә, хәрәкәт итәргә, яшәү белән үлем арасында яшәү өчен көрәшергә кирәк! Немец Белоруссия башкаласы Минскины алган! Без Борисов шәһәре тирәсендә йөрсәк тә, бу хәбәрне бары 3-4 көн үткәч кенә ишеттек.
Газапларга, бәлки, чыдар идек,
Елга булып каннар акмаса.
Ә кырыңда актык сулыш алып
Якын дустың үлеп ятмаса...
1941 елның июль башы
Немец самолетлары бик күпләп листовкалар чәчеп киттеләр. Командирлар листовкаларны алмаска кушып акыралар. Алар бит җил уңаена очып синең кулга үзләре килеп керә! Листовкалар шундый яхшы, юешләнми торган кәгазьгә басылганнар. Ун ел җирдә ятсалар да черемәсләрдер. Эчтәлекләре болайрак: “Совет сугышчылары! Коммунистларны һәм командирларыгызны үтереп бетерегез! Кулыгызга эләккән шушы пропуск белән безнең армиягә кушылыгыз. Шушы пропускны безнең солдатларга күрсәтү белән алар сезне хәвефсез урынга алып чыгарлар, ашатырлар. Бу листовка сезнең исән калуыгызга гарантия бирә. Бөек Германия сезне үз итәр. Хайл Гитлер!”
Дөньяның бу кадәр
буталганын күргән юк иде
Бүген немецларның бер самолеты безнең өскә, без урнашкан территориягә кеше гәүдәсе ташлап китте! Самолеттан төртеп төшергәндә, ул исән булгандыр әле, чөнки гәүдәсе суынып та җитмәгән иде. Түшенә “иуда” (яһүд) дип язылган язу беркетелгән. Ниләр генә кыланмый бу фашист дигәнең!
Безне һаман кысрыклыйлар. Командирлар һаман түзәргә, бирешмәскә өндиләр. Менә-менә ярдәм килер дип өметләндерәләр. Күпме көтәргә була?! Снарядлар, башка кораллар бетү алдында.
1941нче елның 1-10 июле
Немецлар ил эченә бик кызу керәләр. Борисковага җитәрәк, Крупки дигән авыл бар. Безнең танк колоннасы шунда туктады. Коеларга ябырылабыз. Флягаларга, бидоннарга су тутырабыз, юынып алабыз. Безнең яннан гына җәяүле гаскәр агыла. Болар Минск оборонасында таркалган 3нче һәм 10нчы армияләрнең дивизия һәм полк сугышчылары. Алардан аерым-аерым батальоннар төзеячәкләр.
1941нче елның 5 июле
Бик шәп яңгыр яуды. Тузан басылды, һава сафланды. Без артиллеристлар белән кушылдык. Нарат урманы аланында фашистлар белән бәрелешкә әзерләнәбез. Яңгырдан соң бу тирәдә техника хәрәкәт итә алмый, балчык шундый үзле. Немецлар да олы юл буйлап кына хәрәкәтләнәләр.
Бик озак эндәшми торганнан соң, хөкүмәт башлыгы Иосиф Сталин халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Без, сугышчылар, Сталин исәнлеген ишетеп, “ура” кычкырдык. Сталин яшәсен! Ул исән булса, без җиңәрбез, дидек.
12 июль
Орша немецларга калды. Яндырылган, җимерелгән шәһәр. Анда кеше заты да калмагандыр. Әмма немец өчен җиңү инде бу!
13 июль
Ерактан әйләндереп алу сәбәпле, монда бик күп гаскәрләр чолганышта калган. Хәзер немецлар Смоленскины урап алмакчы. Немец Мәскәүгә ашыга, аңа Мәскәү кирәк! Смоленск – Мәскәү асфальт юлыннан дошманның кораллы солдатлары төялгән йөк машиналары, танклар агыла. Инде булган көч белән без дә күпме кырып, яндырып, шартлатып торабыз. Нык әзерләнгән явыз дошман!
15 июль
Сугышның 25нче көне туды. Казаннан килгән 18нче укчы дивизия сугышчылары белән очраштык. Болар да 5 июльдән бирле төрле яклап дошман белән очрашып, аның атакаларын кире кагып, аның көчләрен сафтан чыгара-чыгара чигенә икән. Дивизия күп кан койган, таркалган. Үзләре кебек таркалган хәрби берләшмәләр белән кушылып тулыландырылганнар.
16 июль
Иң аяусыз сугыш шушы көндә булды. Көньяк-көнчыгыштан чолгап алып, дошман Смоленскины алды. Көнбатыш фронтның бик күп армиясе чолганышта яки ярымбоҗра эчендә калды. Без дә шулар арасында. Моның бөтен сәбәбе – корал юклыктан, дип аңлаталар. Бөтен өмет – Смоленскиның төньяк-көнчыгышындагы Днепр кичүе. Ләкин кичүгә кадәр булган 40 чакрым җир өчен бик каты сугыш бара. Днепрның сул ягы нарат урманнары массивыннан тора. Днепрны кичеп, бу яктагы плацдармны алу өчен көрәш бара.
Смоленск – Орша – Витебск өчпочмагында – каты сугыш, чолганыш. Чолганыштан сугыш белән чыгу. Июльнең урталарында Смоленск калкулыгында һәм аның тирәсендәге иксез-чиксез киңлекләрдә барган канлы сугышларда Мәскәү язмышы хәл ителә.
1941нче елның 22 июле
Минск – Смоленск юлы
Безнең өстән немец самолетлары берөзлексез Смоленскины бомбага тоту өчен төркемләп очалар.
“Юнкерс”лар, аларны озата баручы “Миссершмит”лар бомбаларын Смоленск өстенә ташлаганнан соң, кайтышлый безнең өскә пулеметлардан ут чәчеп үтәләр. Тагын кырылыш, үлем... Безнең самолетлар һаман күренмиләр. Сирәк-мирәк зениткадан аткан тавышлар ишетелсә дә, бер дә җиргә мәтәлгән немец самолеты күренми. Ә алар һаман карга, чәүкә көтүе сыман ябырылып, 30 минут саен Смоленскины һәм Мәскәүне бомбага тотар өчен китеп торалар.
22 июль көнне, әлеге шәһәрләрне бомбага тоту өчен, 250 самолет очкан. Моны безгә бүген җыелыш вакытында аңлаттылар. Җыелышта командирлар чыгыш ясап, коралларны сакларга, актык мөмкинлекләрдән файдаланырга, пушкаларның затворларын алып җиргә күмәргә яки суга ташларга, җиңел пулеметларны, патроннарны үзең белән алырга куштылар. Снаряд, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек китерү өчен юллар киселгән. Төрле яктан кысып килүче дошман төркемнәре һәрьяклап баш калкыталар, һөҗүм итәләр. Монда кеше кешене күрми, канга – кан, үлемгә – үлем!
1941нче елның 11 июлендә Витебск фашистларга калды. 21 июль – Винница фашистлар кулында. 26 июльдә Могилев фашистларга калды.
Көн дә – атыш, төн дә – атыш.
Дөрләп яна көнбатыш.
Днепрда мәет ага,
Кан чайкала ком катыш.
Бер дә күңел күтәрерлек хәбәрләр юк. Командирлар безне гел ялган белән “туендыралар.” Әллә кайчан немецлар кулына калган шәһәрләрне безнең кулда дип сөйлиләр. Ни дисәң дә, сугышчыларның һәм халыкның духын, рухын, ышанычын сакларга кирәк бит!
Дәвамы киләсе санда.
Гөлфия Мөхәммәтгараева.
Тегермәнлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев