Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

“Кара тышлы дәфтәр” ни сөйли?

Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсифулла Хәйруллинның сугыш чоры истәлекләре.

Дәвамы. Башы газетабызның 4, 11 апрель саннарында.

Бомба ударлары астында

1941нче елның 26 июне

Өченче тапкыр Орша станциясенә снарядлар төяргә бардык. Көн яктыра башлауга немец самолетлары һавага күтәрелә. Немец очучылары үзләрен иркен тота. Безнең баш өстеннән очып үткәндә, көләләр, хәтта йодрык күрсәтеп китәләр. Тагын әйләнеп киләләр дә калдык бомбаларын ыргыталар, халык өстенә пулеметлардан ут яңгыры сиптереп үтәләр. Монда хәрбиләр генә түгел, “гражданский”лар да күп. Йорт-җирен ташлап чыгып киткән халык көнбатыштан көнчыгышка ашыга. Күбесенең гомере немецлар һөҗүме вакытында өзелде...

Безнең самолетлар күренми. Бары ара-тирә зенит пушкаларының ату тавышлары гына ишетелә, ләкин самолетларга тидерә алмыйлар. Шуңа күрә немецлар һавада курыкмыйча хакимлек итәләр. Хәтта, үзләренчә кызык итеп, җирдәге солдатларны берәмләп пулеметтан ата-ата куып йөриләр. Бер төркем самолет китүгә икенче төркем һавага күтәрелә (искәрмә: Минскины чолгап алганда, 1200 самолет һәм 500 автомашина немецлар кулына кала). Халыкны кыру, паникага төшерү өчен, фашист ни генә кыланмый. Бомба ударлары астында совет кешеләре, техника кырыла. Минем яшьтәшләрдән Тугаштан Миңнегали Шәвәлиев, Хаҗинур Хаҗипов канга батып һәлак булдылар. Аннан соң Галиәскәров, Закиров, Усманов пулемет уты астына эләгеп үлде. Безнең полктан гына да 20 солдатның үлеп калуы билгеле булды. Шундый шартларда кирәк-яраклар артыннан Оршага дүрт тапкыр бардык. Оршаның үзендә мәхшәр! Шулай да җирле халык ярдәмендә куелган бурычны үтәп кайта идек. Оршадан ары көнбатышка юл юк. Безнең арттан килүче 34нче танк батальоны төялгән эшелон югалган! Командирлар чып-пыш килә, безгә әйтү юк. Чыбыксыз телефон хәбәрләренә караганда, немец диверсантлары эшелонны Минск ягына – Борисовкага озатканнар. Болардан барысын да көтәргә була!

Монда әле фронт сызыгы юк. Килгән бер часть, кайда урын таба, шунда урнаша. Без сугышка керү өчен әзерлекне төгәлләп киләбез. Урман тулы халык. Сугыш аларны яшәгән җирләреннән чыгып качарга мәҗбүр иткән. Бары тик төнлә генә хәрәкәт итеп, көнчыгышка агыла халык. Кыска гына июнь төнендә күпме алга китеп була? Көн яктыра башлауга, күктә тагын немец самолетлары хакимлек итә башлый.

1941нче елның 29 июне

Асфальт юл буендагы сугыш

Сугыш башланганга бер атна. Бүген – якшәмбе. Җиңү арты җиңү шатлыгы татыган немец армиясе бүген ял итә. Ләкин разведка отрядлары, авангард группалары көтмәгәндә килеп чыгарга мөмкин. Менә бүген безне, юл буена тезеп, аерым участокка урнаштырдылар. Кеше башына икешәр яндыргыч шешә, икешәр граната, пехотачыларга винтовка патроннарын арттырдылар. Бездә 25 патрон белән наган. Без “Московская пролетарская стрелковая дивизия” сугышчылары белән кушылып беттек.

Без хәзер Белоруссиянең Борисов шәһәреннән ерак түгел тау битендә, куаклыклар арасында посып утырабыз. Озакламый асфальт юлдан немецларның механикалаштырылган колоннасы узарга тиеш икән. Без шуны көтәбез. Бераздан бөтен тирә-якны шаулатып, 30лап мотоциклчылар колоннасы килеп чыкты. Һәркайсына кәпрәйгән өчәр фашист утырган. Авыз гармуннарында уйнап, кәефләнеп киләләр. Артларыннан брезент тент тарттырылган автомашина бара. Анысында да – солдатлар, сугыш кораллары, запас патроннар, запас частьлар, рацияләр. Менә бит ул немец ничек коралланган, бөтенесен алдан күреп әзерләнгән!

Корал бер минут тирәсе эшләде. Дөньяны шау-шу, төтен, корым басты. Төтен таралганда, җирдә 20-25 үле гәүдә ята иде. Фашистларның берничә каты яралысы ярдәм сорап кычкырып ята. Ни булганын аңларга өлгермәгән берничәсе кулларын югары күтәрергә өлгергән. Бу безнең тере фашистлар белән беренче очрашу иде. Хискә бирелеп торырга вакыт юк. Тиз арада үлеләрен юл читенә алып ташладык. Яралылары белән әвәрә килгәндә, боларны алып китәргә тиешле команда килеп тә җитте һәм яралыларын машинага салып, исән әсирләрне кулларын күтәртеп, җәяүләп тиешле урынга алып киттеләр.

29 июнь киче

Хәтердә мәңгелеккә уелып калган вакыйга. Бомбалар төягән кара тәреле Юнкерс” самолетлары безнең часть өстенә бомбалар ташлап мәхшәр ясап киттеләр. Җир өсте тулы мәет. Машиналар дөрләп яна. Техниканың 10-15 проценты юкка чыкты.

Немец десантчылары белән очрашу

Сугыш язылмаган законнары белән дәвам итә. Фашист котырына. Җирле халык безгә немецларның самолеттан десант төшерүе хакында хәбәр итте. Безне тревога белән куптарып, десант төшкән урынга алып киттеләр. Бу арыш басуы иде. Арыш бик уңган. Монда басулар бездәге кебек зур түгел. Урманнар, күлләр, әрәмәләр белән бүлгәләнгән. Кан коймый гына 22 десантчыны алып чыктык. Бик елгыр егетләр, барысы да – совет суышчылары киемендә. Кораллары да безнеке, чиста итеп рус телендә сөйләшәләр. Бандитлар сорауларга җавап бирүдән баш тарттылар. Командир берсенә наганын терәп, җавап бирүне таләп итте. Ә фашист исә, уң кулын өскә чөеп: “Хайл Гитлер!” – дип кычкырды. Гитлер пропагандасына фанатларча бирелгән фашистлар иде алар. Бераздан аларны аерым часть кешеләре килеп, тиешле урынга алып киттеләр, ә без үзебезнең частька кайттык.

Дәвамы киләсе санда.

Гөлфия Мөхәммәтгараева.

Тегермәнлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев