“Кара тышлы дәфтәр” ни сөйли? Дәвамы. Башы газетабызның 4 апрель санында
Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсифулла Хәйруллинның сугыш чоры истәлекләре
Тегермәнлек тарихын өйрәнә, туп-лый башлаганда, шушы авыл кешесе Нәсифулла абый Хәйруллинның авыл тарихына кагылышлы байтак материал тупланган дәфтәре кулыма килеп керде. Ул амбар кенәгәсе зурлыгындагы кара төстәге гомуми дәфтәр иде. Анда, чынлап та, бик бай материал тупланган булып чыкты. Авыл тарихын язганда, бу дәфтәр минем өчен зур терәк, чыганак булды. Нәсифулла абый дәфтәренең яртысы армия хезмәте, Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган истәлекләрдән тора.
1941 елның мае. Кытай чиге.
Политинформациядән өзекләр.
Европада сугыш ике ел бара инде. Гитлер армиясе җиңү арты җиңү яулап, дөнья халыкларының котын алып тора. Германия, котырынып сугышка әзерләнү чорында, үзенең алтын запасларын бик тиз арада тотып бетерде. 1939 елның сентябренә АКШта – 8128, Англиядә – 2396, Франциядә – 1435, Италиядә – 124 млн долларлык алтын запасы була, ә немецларның – 17 млн долларлык кына! Шуңа күрә Германия күрше илләрнең байлыкларын талый башлады. Чехословакиянең генә дә 45,3 тонна алтынын урлый. Франция берсүзсез капитуляция ясап, үз башын үзе Гитлерга тапшыра. Бу көннәрдә Гитлер ордалары Чехословакия, Норвегия, Бельгия, Голландия, Греция, Югославия җирләрендә хакимлек итә. Польша һәм Франция өстендә Гитлер армиясенең свастикалы байраклары җилферди. Англия немец бомбалары шартлавы астында дер калтырап тора. Чиратта – СССР! Бу вакытта СССРда 7 тонна алтын запасы бар.
1941нче елның 25 мае
Тревога артыннан тревога! Бөтен полк һәм дивизияне, барлык материал частьны, эшелоннарга төяп, Көнбатышка озаталар. Терлек ташый торган вагоннарны бераз кешеләр өчен яраклаштырганнар. Һәр вагонда – 60-70 солдат. Танкларны һәм материаль частьны чиратлашып саклап барабыз. Байкал буйларыннан һәм Читадан үткәндә мин сакта тора идем. Байкал буйлары – үзе бер дөнья! 20 яшемдә мин бу тирәләрдә дүртенче тапкыр (авт. – Нәсифулла абый Комсомольск на Амуре шәһәрен төзүдә катнашкан була)!
Безне юлда тоткарлыксыз үткәрәләр, ашыктыралар. Барнаулдан Алма-Атага, аннан Чемкент һәм Актюбинскка китерделәр. 30 май көнне, Алма-Ата станциясендә торганда, чиратлашып, шәһәр күрергә чыктык. Бу шәһәр яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелгән. Күңелләр булып, хисләр ташкынына бирелеп, шул ук вакытта ямансулап кайтып кердек вагоннарыбызга.
Эшелоннар тагын юлда. Ә юллар озын, билгесез... Поезд ком-чүлләр, Казахстан далалары аша Көнбатышка чаба.
Кузгал, илем, канлы сугышка!
1941-1945 еллар
1941нче елның 22 июне
Эшелон Идел буендагы Энгельс шәһәр станциясендә тора. Командирлар чыш-пыш килеп нәрсәдер сөйләшәләр, киңәшәләр. Монда безнең дивизиянең җиде эшелоны. Безне Бессарабиягә җибәрәчәкләр икән дигән хәбәр таралды. Имеш-мимеш хәбәрләр арасында обед ашап килдек. Көндезге сәгать бердә тревога булды. Эшелоннар алдына бөтен составны тезеп куйдылар һәм хәбәр көтәргә куштылар.
– Сугыш! Сугыш! Немец сугыш башлаган! – дип, хөкүмәт белдерүен җиткерделәр. Митинг булды. Чыгыш арты чыгыш! Йөрәктә – шом. Бигрәк тә армиядә 3 ел хезмәт итеп, кайтыр вакытлары җиткән солдатлар бу хәлне бик авыр кичерде. Ни белән бетәр бу сугыш?! Бөтен кешенең башында шул уй!
Кич. Эшелон кузгалыр алдыннан танк экипажларын сугыш машиналарына утырттылар. Танкка беркетелмәгән сугышчылар гына вагоннарда калды. Эшелоннар әкрен генә Көнбатышка шуыша. Халык күз яшьләре белән улларын канлы сугыш кырына озата. Вокзалларда канлы яшьләр түгелә, кычкырыш, елаш... Йөрәк белән тоябыз: чик буенда безнең кебекләр инде кан эчендә ятадыр. Нервлар соң чиккә җитеп киерелгән...
1941нче елның 24 июне
Таң атканда, хәрби эшелонннар Смоленск станциясендә семофорлар ачылуын көтеп тора иде, ләкин юкка! Немец фашистлары сугышның беренче көнендә үк бу шәһәрне һәм тимер юл станциясен нык кына бомбага тоткан, җимергәннәр. Җирле халык сөйләвенә караганда, фашистлар, халыкны куркыту өчен, самолетлар белән түбәннән генә очып, пулеметлардан ут сиптереп, яндыргыч фугаслар ташлап йөргәннәр. Чыннан да, Смоленск шәһәре һәм тимер юл станциясе кара төтен эчендә иде. Тимер юлчылар һәм безнең ярдәм белән җимерелгән тимер юлны, рельсларны тәртипкә китергәннән соң безне алга үткәрделәр.
Вагоннарда информация бирәләр. Полк комиссары Столяров безгә: “Сез хәзер – сугыш кешеләре, ди. – Сез бүгенге көннән сугыш хәрәкәтләре барган районда саналасыз”. Бу ике көн эчендә немец армиясе безнең ил территориясенә 100 километрга үтеп кергән! 23 июнь көнне Гродно шәһәрен алган. Гроднодан Минскка да ерак калмый. Ә безнең юнәлеш – Минск! Боларны танк рациясе аша ишетеп торабыз. Танк рацияләре әйбәт эшли.
1941нче елның 25 июне
Таң атканда Орша станциясендә вагоннардан төштек. Танкларны һәм башка кирәк-ярак әйберләрне урман эченә күчерә башладык. Оршаны немецлар нык кына бомбага тотканнар. Ул тарафта һавага кара төтен күтәрелә, ягулык складлары яна. Станция тирәсендәге йортлар күтәреп атылган кебек. Тимер юлда торган вагоннар шартлау дулкыны белән юлга аркылы килеп төшкәннәр. Сугыш бит бу, дип кул кушырып торып булмый. Мондагы кешеләр мәш килеп юлны чистарта, тирә-юньне җимереклекләрдән арындыра. Бу урыннан тизрәк китеп, хәрби техниканы сугышчан хәлгә китерергә, сугыш кирәк-яракларын төяргә, тәртип урнаштырырга кирәк! Командирлар шуны таләп итә. Монда һәр минут кадерле, көтелмәгән хәлләр күз ачып йомган арада килеп чыгарга мөмкин. Монда көн дә юк, төн дә юк! Теге җитми, бу җитми. Ягулык кирәк, снаряд кирәк. Азык-төлек запасы тупларга кирәк. Ял турында уйлау җинаять санала. Ял турында уйлаучы да юк!
Немец нык әзерләнгән. Сугыш башланыр алдыннан, бу территорияләргә совет солдаты яки НКВД работниклары формасы кидереп, совет кораллары белән коралландырып, бик күп диверсантлар тутырганнар. Алар электр, элемтә чыбыкларын кисәләр, райкомнарга, партия-совет органнарына кисәк һөҗүм ясап, работникларны кулга алалар, юкка чыгаралар. Совет гаскәрләренең кайда урнашуы, аларның саны һәм составы турында тиешле урыннарга хәбәр итеп торалар.
Без балачакта, мәктәптә укыганда “Если завтра война, если завтра в поход” дигән җыр җырлый идек. Менә ул сугыш килде. Бүген – зур сугыш, зур поход! Хәзер башка җыр җырлый ил: “Вставай, страна огромная! Вставай на смертный бой!”
Ил җырлый, җир җырлый, кабатлый урманнар!
Зур сугыш башланды, зур сугыш! Торыгыз, туганнар, оланнар!
Без – беренчеләр!
Без – беренче! Дошман белән
Исәп-хисап ясаучылар.
Ватан данын саклар өчен,
Күкрәк киереп басучылар!
Дәвамы киләсе санда.
Гөлфия Мөхәммәтгараева. Тегермәнлек.
Язманың башы: https://muslumirc.ru/news/inunen-80-ellygyna/kara-tysly-daftar-ni-soili
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев