“Кара тышлы дәфтәр” ни сөйли?
Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсифулла Хәйруллинның сугыш чоры истәлекләре
Тегермәнлек тарихын өйрәнә, туп-лый башлаганда, шушы авыл кешесе Нәсифулла абый Хәйруллинның авыл тарихына кагылышлы байтак материал тупланган дәфтәре кулыма килеп керде. Ул амбар кенәгәсе зурлыгындагы кара төстәге гомуми дәфтәр иде. Анда, чынлап та, бик бай материал тупланган булып чыкты. Авыл тарихын язганда, бу дәфтәр минем өчен зур терәк, чыганак булды. Нәсифулла абый дәфтәренең яртысы армия хезмәте, Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган истәлекләрдән тора.
Нәсифулла абыйда яшьтән үк иҗади сәләт булган. Язу сәләте булган кеше язмый кала алмый. Канлы сугыш елларында, фронтта – ут эчендә йөргәндә дә ул үзенең фикерләрен, күзәтүләрен куен дәфтәренә язып барган, аларны югалтмыйча алып кайткан. Соңрак, язмаларын тәртипкә салып, тулылындырып, кара тышлы дәфтәргә теркәгән. “Мин киткәч укырсыз”, – дип, беребезгә дә бирмәде шул дәфтәрен”, – дип искә ала балалары.
Нәсифулла абый 1921 елның гыйнварында Тегермәнлек авылында туган. 1940 елның азагында армиягә алына. 1941нче елның 1 гыйнварында хәрби ант бирә. Сугышка кадәр бер ел Байкал арты хәрби округында 16нчы армиядә, 17нче танк дивизиясенең 33-34 полк-ларында хезмәт итә. Сугыш башланыр алдыннан аларны Көнбатышка таба күчерә башлыйлар. Смоленск тирәсендә барган каты бәрелешләрнең берсендә, 31 июль көнне, ул яралана. 1946 елда туган авылына әйләнеп кайта. Гомер азагына кадәр (2012 ел) шунда яши. Колхозда экономист була, җитәкче постларда хезмәт куя. Хатыны Миңнегаян апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Фронтовикның сугышка кагылышлы язмаларын сезгә дә тәкъдим итәбез
Эпиграф урынына
Фашист. Бары бер генә сүз. Әмма шул сүзне әйттеңме яки башка берәүдән ишеттеңме, шунда ук күз алдында үлем төсмерләнә. Гадәттә, рәсемнәрдә үлем сурәтен кулларына чалгы тоткан кеше скелетына охшатып тасвирлыйлар. Ләкин “фашист” исемле үлем башка төрле. Ул бик пөхтә киенгән булыр. Аякларында – ялтыравыклы итекләр. Иңбашында – көмеш белән сырланган погоннар. Билен кысып, бизәкле каеш буган, беләк кадәр пистолет аскан. Күкрәгенә тимер тәре таккан. Кыяфәте белән кешегә охшаган булса да, күзләрендә – елан карашы, уйларында – явызлык, телендә – агулы сүзләр. Аның бердәнбер һөнәре – кеше үтерү.
Нәби Дәүли,
язучы.
*
Я только раз видала бой рукопашный,
Раз наяву и тысячу во сне.
Кто говорит, что на войне не страшно,
Тот ничего не знает о войне!
Юлия Друнина,
шагыйрә.
Бу өзекләр “Кара тышлы” дәфтәрдән алынды.
Хезмәтемнең беренче этабы.
1940-41 еллар
Бу гыйбрәтне сугыштан исән-сау йөреп кайткан сугыш ветераннары укыр. Үзебезнең балалар булса, алар укыр. Балаларның балалары – оныклар укыр.
Немец фашистларының сугышның беренче көннәрендә, беренче айларында эшләгән явызлыкларын язып бетерү өчен күп вакыт һәм ул хәлләрне үз күзең белән күрү, шундагы мәхшәр эчендә үзеңнең булуың кирәк. Еллар үтәр. Ун еллар һәм бик күп еллар. Тарихны бозып күрсәтүчеләр калкып чыгар, дөреслекне бутап бирүчеләр күбәер. Минем бу истәлекләрем андыйларга җавабым булсын!
Без бар идек!
Сугышка кадәрге еллар нинди матур иде! Бөтен дөньяны шаулатып гигант төзелешләр бара. Социализм төзибез. Бу еллардагы яшьләр Ил хакына, Ватан хакына фидакарьлек үрнәгендә тәрбия алдылар. Ул елларда егет булып җитешкән, армия яшенә җиткән егетләрнең күбесе я артиллерист, я танкист булырга хыяллана иде. Менә шул бәхет безгә – Мөслим районы егетләренә дә елмайды. Менә алар:
1. Александр Пискунов – Зар. Усыдан (шулай язылган).
2. Герман Васильев – Зар. Усыдан.
3. Мөхәммәт Хәлилов – Вәрәшбаш.
4. Шәвәли Шәйхразиев – Катмыш.
5. Гаффан Галиев – Мәлләтамак.
6. Хаҗинур Хаҗипов – Тугаш.
7. Миннегали Шәвәлиев – Тугаш.
8. Фәхразый Фәйзуллин – Тугаш.
9. Нәсифулла Хәйруллин – Теге-рмәнлек.
10. Александр Осипов – Зар. Усы.
11. Антипов – Зар. Усы,
12. Олокин – Рус Шуган.
13. Нургали Шириев – Карамалы.
Болар һәм башкалар бик шатлыклы тойгылар белән Байкал арты хәрби округында 16нчы армиядә 17нче танк дивизиясенең 33-34 полкларында хәрби хезмәтләрен башлап җибәрде. Монда шулай ук Буа, Кукмара, Әгерҗе районнары егетләре дә күп иде. Ләкин безгә Байкал округында озак тоткарланырга туры килмәде. Дөньяда берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр йөри. Гитлер Германиясе ил арты ил басып ала. Көннән-көн бөтен дөньяны үзенә буйсындырырга омтылу теләге, аппетиты арта бара каһәр Гитлерның!
Дәвамы киләсе санда.
Гөлфия Мөхәммәтгараева.
Тегермәнлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев