Җиңү көнен көтте күңелебез
Метрәй авылында яшәүче Зөләйха Җиһангирова сугыш чоры истәлекләрен барлый
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышның авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән сугыш һәм тыл ветераннарының саны елдан-ел кими. Районыбызда бүген, ни кызганыч, бер сугыш ветераны да калмады. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының сафы да сирәгәеп бара. Алар белән очрашу, сугыш чоры истәлекләрен барлау – үзе бер тарих.
Метрәй авылында яшәүче Зөләйха Җиһангирова да – сугыш чоры баласы. Шушы көннәрдә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Йөзенче яшен ваклаган ак чәчле Зөләйха апа әле бүген дә газеталар укый, яңалыклар белән танышып бара. Махсус хәрби операциягә бәйле хәбәрләрне ишетеп, борчылуын белдерә.
– Сугыш – бик хәтәр, зур югалтулар алып килә торган дәһшәт ул. Ил җитәкчеләре тизрәк аның тамырын юк итсеннәр иде. Балалар әтиләре куенында үссен, илебезгә ачлык, ялангачлык килә күрмәсен! – ди Зөләйха апа, үткәннәрен искә алып.
Сугыш башланган көннәрдә Зөләйха апага 6 яшь тә тулмаган була. Шулай да әтисен сугышка алып китүләрен дә, әниләре һәм әбисе белән ике бала калуларын да яхшы хәтерли ул.
– Сугыш башланган көннәрдә без гаиләбез белән Симәк авылында яши идек, чөнки әткәй шунда эшли иде. Кеше өендә яшәдек. Сугыш башланып күп тә үтмәде, әткәйне сугышка алып киттеләр. Ул чордагы хәерчелекне, авыр тормышны дошманыңа да күрсәтмәсен, дип телим хәзер. Киям дисәң киеме юк, ашыйм дисәң ашарга юк. Хәер сорашып өйдән-өйгә йөри идек. Башка йортларда да әллә ни байлык юк. Шулай да, бала-чага кергәч, нәрсә дә булса биреп чыгарган хуҗалыклар да, бирмәгәннәре дә бар иде, – дип сөйли Зөләйха апа, яшьле күзләрен сөртеп.
Симәк авылында 1 класска укырга керә кыз. Иртән мәктәпкә барганда, өйдән-өйгә диярлек кереп, тамак ялгарга мөмкинлек эзли сабый. Шуңа да кайчагында дәресләргә соңга калып килә. Симәктә бер еллап яшәгәч, әбиләре аларны Метрәй авылына китерә. Биредә Зөләйха белән Флүрә әбисе һәм әниләре Өммегөлсем белән яшиләр.
– Сугыштан әткәебез яраланып кайтты. Култык таякларына таянып кайтып кергәне хәтердә. Өйдә күпме дәвалангандыр инде, бер генә таяк белән йөри башлагач, аны тагын сугышка алып киттеләр. Әткәебез шулай итеп ике тапкыр яраланып кайтты. Коммунист иде бит ул, шуңа, яраланып кайтса да, сугышка кире китте, – дип искә ала З. Җиһангирова.
Сугыш беткән елны Зөләйха апаның 7 сыйныфта укыган чагы була. Ул көнне алар Симәккә килгән булалар.
– Ул чорда сыерыбыз бар иде инде. Шул сыерны җигеп, Торыштан әбиләрдән кайтып килә идек. Мукан дигән елга янында туктап, бит-кулларыбызны юып, су эчеп менеп килгәндә юл буйлап килүче бер ир-атны күрдек. Аның кем булуын хәзер хәтерләмим, ул безгә сугыш бетүен хәбәр итте. “Сугыш бетте. Әтиегез дә озакламас, кайтыр”, – дигәч, сөенә-сөенә өйгә кайттык. Авылда бөтен кеше сөенечтән бер-берсе белән кочаклашып елашты ул көнне. Сөенмәслек түгел шул, илгә Җиңү килде бит! Бик озак көттек без ул көнне! Күпме авырлыклар күрергә туры килде бит ил халкына! Фронттагылар сугышып интектеләр, тылдагы әбиләр, әнкәйләр, өлкән ир-атлар колхоз, авыл тормышын сөйрәде. Шуңа озак көтелгән Җиңү хәбәре бик кадерле булды! – дип искә алды Зөләйха апа Җиңү көнен.
Сугыштан соң укуын Мөслим мәктәбендә дәвам итә ул. Дәресләр төштән соң 14.00 сәгатьләрдә башлана һәм кич караңгы төшкәнчегә кадәр дәвам итә. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Зөләйха Җиһангирова әнисе белән авыл мәктәбендә җыештыручы булып эшли башлый.
– Ул чорда мәктәпне тәмамласаң да читкә җибәрмиләр, паспортны бирмиләр иде. Шулай да күрше кызы Азирә, кайтып, мине Тула шәһәренә тимер юлда эшләргә алып китте. Хәзер менә телевизордан карыйм да, ул юлларны җимереп бетергәннәр инде, – ди тыл ветераны, бүгенге вәзгыятьтән хәбәрдар булуын исбатлап.
Тимер юлда бер ел эшләгәч, кире авылга кайта Зөләйха Җиһангирова. Шул ук елны аны Молотов өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр.
– Урман кисү – хатын-кызлар өчен бик авыр хезмәт. Мин бит әле ул вакытта яшь кыз, бала, шулай да миңа тапшырылган эшне төгәл итеп башкарырга күнеккәнмен. Шуңа үземә бирелгән планны һәрвакыт арттырып үтәдем. Анда да ашау җитмәде инде, кияргә юньле кием дә булмады, шулай да бирешмәдек. Берничә ел урман кисүдә эшләгәч, Казахстанга юл тоттым. Анда тимер юлда эшләдем. Авылдашым Фәрит белән кавышып, өч балага гомер бирдек. Фәридәм, Зәнфирәм, Мансурым, шөкер, барысы да исән-саулар! Хәзер инде оныклар һәм оныкчыклар сөеп гомер итәм. Бүгенге тормышыбыз – әкият дөньясы бит, ни теләсәң – шул бар, киемнең чуты юк. Алдагы көннәрдә дә илебез тыныч булсын! Балаларыбыз, оныкларыбыз сугыш ачысын күрмәсеннәр иде, – ди Зөләйха апа.
Зөләйха апа кызы Зәнфирә тәрбиясендә гомер итә. Һәр иртәне сөенеп каршы алып, ил-көннәргә тынычлык, бәрәкәт теләп, дога укый. 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелегенең, авыл җирлеге башлыгының котлауларын бик сөенеп кабул иткән ул.
– Иңсәмә ак яулыклар салдылар, Рәхмәт хаты, күчтәнәчләр алып килгәннәр. Барысына да бик зур рәхмәт! Без олы кешеләргә күпме кирәк инде хәзер?! Онытмыйча, ихтирам итеп килүләре өчен бик сөендем! Бу яшькә җитәрмен дип һич уйламаган идем. Аллаһыма мең рәхмәт, шушы матур көннәрне күрерлек гомер бирде бит, – ди дәһшәтле сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән Зөләйха апа.
Зәнфирә Хәертдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев