Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Яшисе гомер яшәлер әле

Вәрәшбаш авылында гомер итүче Флүрә Сөләймановага сугыш башланганда 7 яшь була

Әтиләре сугышка киткәч, әниләре өч бала белән кала. Бик авыр булса да, аларны ачлыктан саклап кала ул. Әтиләрен яңадан күрергә насыйп булмый Флүрәгә. Шул китүеннән әйләнеп кайтмый. “Үле гәүдәсен дә алып кайтмадылар ичмаса”, – ди Флүрә апа.

– Сугышка бер көнне дүрт ир-егет китте, әткәем генә әйләнеп кайтмады, җаныкаем. Аның белән киткән авылдашларның: “Апаем, әтиең батырларча һәлак булды. Безгә рәнҗемә”, – дип юатканнарын бүген дә хәтерлим, – ди Флүрә Сөләйманова.

Сугыш чорын әле дә күз яшьләре белән искә ала райондашыбыз. Ачлык кына түгел, кешеләрнең кансызлыгы җанны әрнетә, бәгырьне телә торган еллар булган ул!

– Әткәйнең аягына ябышып: “Син китсәң, нишләрмен, Исмәгыйль?!” – дип, әнкәйнең тилерә-тилерә елаганын бүген дә онытмыйм. Әнкәйнең шул сүзләре гомер буе колагымда яңгырады, “әти” дип әйтергә тилмереп үстем. Булган мал торакларын фермаларга бүлделәр дә, әнкәйне бер хатын белән сыер саварга билгеләделәр. Сөт белән тамагы тук булган дип уйласагыз, ялгышасыз. Сөтне сепаратта аертканнан соң, Мөслимнән бер хатын килеп, бидонга салып алып китә иде. Безгә каптыру түгел, яларга да ярамый иде, – ди Флүрә апа.

Бераздан авылда фермалар да тарала. Өч баласын кочаклап, яшьли тол калган әнисе ярдәм сорап бер генә кешенең капкасын шакымый. Тик

берәү дә аларны кертми, ачык йөз күрсәтми. Авылның хөрмәтле кешесе – Ак бабай аларны үз өендә сыендыра.

– Үз куышың булуга ни җитә соң! Ак бабайда хәтәр озак вакыт яшәгәч, еракка урманга эшкә китүче кешеләрнең өен алдык. Өйләрен саткач та озак китми торды әле алар. Без аларның уллары белән бергәләп бер өй аркылы гына кәлҗәмә җыя идек. Бервакыт шулай кәлҗәмә җыеп бетердек дигәндә: “Килегез әле, бәбекәем!” – дип, безне берәү чакырып алды да, кәлҗәмәләребезне таптап, “бидрә”ләребезне яньчеп бетерде. Безне кара канга батканчы кыйнады. Сугыштан соңгы еллар, ачлык. Кеше кәлҗәмәсенә кул сузсаң, шулай була ул, дип үземне битәрләдем. Бодай, арыш басуларына каравылчы куялар иде. Кача-поса булса да кәҗә сакалы җыя идек.  Кәҗә сакалын ашка салалар иде. Без үскәндә сәрдә дигән үлән бар иде, аны бөтен кеше җыя. Тик сәрдәне бик тиз җыеп бетерәләр иде. Үлән җыйганда бүре килеп чыкмасын дип ялт-йолт карана, таяк тотып йөри идем. Урманда нинди тәмле үлән бар, апайларымны ашатам дип, барысын да җыя идем. Туганлык хисе бик көчле иде безнең заманда! Бүген бик рәхәт тормышта яшибез, – ди Флүрә апа, уйлары белән яшүсмер чагына кайтып.

Мәктәп елларында да күңелле вакыйгалар истә калмаган. Бодай башы җыярга басуга алып барган вакытларны искә төшерсә, бүген дә күзләрен яшь элпәсе каплый.

– Басуда эш бетүгә дип, бер әби зур итеп йомры ипи сала иде. Аны дүрт кисәккә бүлеп, безгә бирә. Мин үз өлешемне читеннән әз генә кабам да, апайларыма алып кайтам. Бәрәңге утыртып, аны кәтмәнләгән вакытлар мәңге онытылмас! Бакча казырга, эшкәртергә мари ягыннан балалар килә иде. Тракторлар юк, һәр эш кул көче белән башкарыла. Бөтен авыр эш бала-чага, карт-коры җилкәсенә төште. Сугыштан соңгы еллар тагын да авыррак булгандыр. Өйне җылытырга утын кирәк. Әнкәй белән чана тартып, җәй көне арба белән урманга бара идек. Агач түгел, ботакларны да җыярга рөхсәт юк иде. Суларга да куркып, ботак җыярга йөрдек. Күрше кызы Закирә белән дус идем. Аларның яргычлары бар. Басудан җыеп алып кайткан бодай башларын, ашка салырга ярма, он булыр дип, шул яргычта ярдыра идек. Анысы тагын да куркыныч иде. Бодай башларын җыярга ярамый! Белсәләр, баштан сыйпамыйлар! Озын гомер сере шул ачлы-туклы яшәп, үлән белән тукланудандыр, күрәсең. Бүгенге тормыш оҗмахка тиң, кадерен белегез! – ди Флүрә апа.

Бүген дә гел хәрәкәттә, аяк өсте райондашыбыз, 90 яшьтә димәссең! Улы Илсур белән килене Наташа тәрбиясендә бәхетле гомер кичерүче райондашыбыз һәр көнгә шөкерана кылып яши.

– Безнең әни гомер буе колхозда сыерлар сауган, дуңгызлар караган. Үзешчән сәнгатьне үз итүче әниебез бер генә чарадан да читтә калмады. Оста биюче, җырчы, юморга бай сүз остасы – безнең әни! Уфтануны белми, зарланучыларны өнәми. Бик күп авырлыклар күрсә дә, сынмаган, сыгылмаган, язмыш сынауларын сабыр гына кичергән әниебездә яшьләр көнләшерлек үҗәтлек, җитезлек бар! 100 яшь аз булыр аңа! – ди Илсур Галиев.

Лилия Шәймиева фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев